Баш бит » 2013 » Октябрь » 28
  27 октябрьдә Кукмарада бөек язучы Ч.Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан I Бөтенрусия Чыңгыз Айтматов укулары уздырылды. Әлеге чарада республикабызның төрле районнарыннан килгән мөгаллимнәр, укучылар  белән беррәттән, Мәскәү, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән хөрмәтле кунаклар да бар иде.
Мәктәбебез укытучылары - Жуков В.Т., Васильева Н.В., Федотова В.Н., Әкбирова Л.Р., Латыйпова Л.Ф., Филиппова Г.М., Романов Э.Ю. бу чарада бик теләп катнашты.
  Дөнья күләмендә танылган әдипнең әнисе Нәгыймә апа ягыннан нәсел тамырлары Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы Ишмән нәселенә барып тоташа. Кукмара халкы моның белән горурланып яши!
Караулар: 1321 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 28.10.2013