Баш бит » 2013 » Октябрь » 24
  14 октябрь көнне Казанда Г.Камал театрының кече залында IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйгедә быел 68 проект катнашты. Мәктәбебездән әлеге бәйгедә катнашкан ике укучы - Алисә Исхакова һәм Айрат Шакировларга да финалга узу бәхете насыйп булды. Айрат Шакиров төзегән интернет-проект "Укучы - җәүһәр" номинациясендә III урынга лаек булса, Алисә Исхакова сәхнәгә "Укучы - җәүһәр" номинациясенең җиңүчесе - "Белем җәүһәрләре" премиясе лауреаты буларак күтәрелде. Алисә белән Айратны чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар теләп калабыз! "Айрат Шакиров сайты" интернет- проекты http://shakirovairat.ucoz.ru/ адресы буенча урнашкан.
(Фәнни җитәкче - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2012 елгы "Белем җәүһәрләре" премиясе лауреаты Ләйсән Рәүф кызы Әкбирова)

"Алисә Исхакова сайты" интернет-проекты белән
http://ishakova.ucoz.ru/ ... Дәвамы
Караулар: 1294 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 24.10.2013