Баш бит » 2015 » Октябрь » 31

Безнең кунак – якташыбыз, юмористик хикәяләр авторы Илдар Хәйруллин   Юмор остасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега. Илдар Хәйруллинның беренче хикәяләре мәктәп елларында ук газета битләрендә күренә башлый. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында да дөнья күрә. Соңгы елларда аның хикәяләре «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында  еш басылып килә.

Илдар Хәйруллин — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

***

-Илдар абый, хәлләрегез ничек? Үзегезнең бүгенге тормышыгыз турында бәян итегез әле.

-Бүгенге тормышым шул – элек ... Дәвамы

Караулар: 1234 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.10.2015

Мәскәү шәһәре рәссамнары Казандагы бер йортка Герой-шагыйрь Муса Җәлил портретын ясады. Бу – Татарстанда Мәскәү көннәрен уздыру уңаеннан мәскәүлеләрнең Казанга бүләге.Граффити сәнгате жанрында иҗат ителгән рәсемне шәһәрнең 2нче Газ урамындагы 5/1нче йортның Универсиада проспектына карап торган тышкы диварына яшь рәссамнар Александр Емельянов белән Владислав Порвеев биш көн ясаган. “Эшкә тотынганчы Казандагы музейларны йөреп чыктык, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, танылган Моабит дәфтәре белән таныштык. Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле, халык рәссамы Харис Якуповның Муса Җәлилне сурәтләгән “Хөкем алдыннан” картинасы тетрәндерде. Ләкин урамда рәсем ясау бик җиңел булды дип әйтә алмыйм, һава торышы салкынайтты: әле яңгыр, әле кар яуды, хәтта ике тапкыр авырырга өлгердем. Казанда яшәүчеләргә Муса Җәлил портреты ошады. Мәскәүдә без Владислав белән Арбат урамында маршал Георгий Жуков портретын да шулай граффити жанрында сурәтләгән идек, Мәскәүдән читкә беренче чыгуыбыз булды”, – дип сөйли Александр Емельянов.

Россия башкаласының нәкъ менә граффити бүләк итүен, Мәскәүнең Мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Филиппов Мәскәүдә 2013 елда граффити юнәлешен рәсми рәвештә “таный” башлаулары белән аңлата. “Элегрәк вандаллыкка тиңләнгән граффити рәсемнәрен төссез шәһ ... Дәвамы

Караулар: 1005 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.10.2015