Баш бит » 2015 » Октябрь » 23

  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада уздырылуы турында хәбәр итә. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче һәм икенче турлар. 2015 нче елның 9 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр К(П)ФУның abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу) туры катнашучыларын теркәү була. 2015 елның 7 декабреннән алып, 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет – тест узу формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә К(П)ФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.

... Дәвамы

Караулар: 1101 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 23.10.2015