Баш бит » 2016 » Февраль » 17

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде.

  1. Герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 еллык юбилейга багышланган шигырь уку конкурсы.

Әлеге бәйге 1-8 нче сыйныф укучылары арасында узды. Чарада удмурт төркеме укучылары да, татар төркеме укучылары да актив катнашты.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар:

Удмурт төркемнәре

I - Туктамышева Мария, Кузьмина Мария, 4 нче сыйныф

II - Алексеева Регина, 5 нче сыйныф

III - Ракеева Алина, 5 нче сыйныф

Татар төркемнәре

I - Галимова Алия, 6 нчы сыйныф

II - Нәбиуллин Ислам, 4 нче сыйныф

III - Сәфәргалиева Дилә, 5 нче сыйныф

  1. Шагыйрьнең туган көнендә үткәрелгән, башлангыч сыйныф укучылары һәм мөгаллимнәре көче белән әзерләнгән “ Җәлил - безнең йөрәкләрдә” әдәби-музыкаль кичәсе дә күңелле узды.
  2. Үлемсез М.Җәлил, аның тормыш юлы, иҗаты, сугыштагы батырлыгы, әдәбиятта һәм сәнгатьтә М.Җәлил образының чагылышы, әдип исеме белән бәйле күренекле урыннар турында тасвирланган, кызыклы мәгълүматлар тупланган стена газеталары чыгарылды.

 

 

Караулар: 1024 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 17.02.2016

Каһарман шагыйрь М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган видеоязмада танылган шәхесләр аның шигырьләрен укый.

Караулар: 979 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 17.02.2016