Баш бит » 2016 » Февраль » 20
Фатих Әмирханның “Хәят” повесте дәвамы җәмәгатьчелеккә чыкты (ВИДЕО)    2016 елда татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулды. Казанның Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре язучының танылган “Хәят” повестенең кулъязма рәвешендә сакланган дәвамын өйрәнә. Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган “Юллар чатында” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Анда КФУ профессоры Фоат Галимуллин, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулла, Фатих Әмирханның туганы Илдус Әмирхан, Казанның 170нче мәктәбендәге Фатих Әмирхан музее вәкилләре катнашты.
     Татар шагыйре Габдулла Тукай белән Фатих Әмирханның дуслар булуы мәгълүм. Тукай Җаек шәһәреннән Казанга килеп яши башлагач, Фатих Әмирхан чыгарган “Әл-Ислах” газетас ... Дәвамы
Караулар: 1329 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.02.2016

Зәкия Садыйкова һәм Люция, 1958 ел    Бу көннәрдә Казанда татарның атаклы улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар оештырылды. Әдип хөрмәтенә халыкара конференция дә узды. Кунакларны Германиядән кадәр үк кабул иттек. Тик, ни хикмәттер, шушы чараларда, хәтта М.Җәлил һәйкәле янында үткән юбилей митингында да шагыйрьнең кызын – Люция Җәлилованы күрмәдек...

   Ә бит каһарман-шагыйрьнең кызы Чулпан гына түгел, аның тагын бер дәвамчысы – Люция Җәлилова да исән-сау. Люция ханым бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши, кызы (Җәлилнең оныгы) – театр һәм кино актеры Лилиан Наврозашвилига балалар тәрбияләшә. Гаҗәеп татар җанлы, ачык күңелле бу ханым сәгатьләр буена әтисе турында сөйли ала.
     Тантаналы чараларда, халык арасында балкымаган, герой әтисе даныннан бик кинәнмәгән, сабыр холыклы апа үзенең зыялылыгы, горурлыгы белән таң калдырды. Әмма шәхсән үзем күңелемнән генә канәгатьсезлек хисе, Люция апа алдында үзебез өчен кыенсыну кичердем... Патриотик тәрбия дип лаф орган заманда каһарманнарыбызның турыдан-туры дәвамчыларын халыктан яшерәләр?!.. Юк, ул язмышыннан зарланмый, беркемгә үпкә дә белдерми. Әтисе рухын рәнҗетмичә, бернигә дәгъва кылмый гына гомер итә. Кызына да әтисенең әсәрләрен ана телендә укыган. ... Дәвамы

Караулар: 1275 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.02.2016