Баш бит » 2013 » Февраль » 21 » 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теле буенча имтиханны киләсе елда бары тик яңа формада гына тапшыра алачак
20:44
9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теле буенча имтиханны киләсе елда бары тик яңа формада гына тапшыра алачак
   Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак. Билгеле булганча, имтихан тапшыруның традицион формасыннан тыш, яңа ысулы былтыр гамәлгә кертелгән иде. Киләсе елга исә татар теле буенча имтихан, рус теле һәм математика кебек үк, бары тик яңа формада гына үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында, 2013 нче елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Туган телдә белем алучы мәктәп укучылары өчен традицион форма инша элементлары белән изложение язудан гыйбарәт булачак. Гомуми белем бирүче учреждениеләренең рус теле укытылган татар төркемнәрендә имтихан диктант яки изложение (сайлап алып була) рәвешендә узачак. Рус сыйныфларында белем алучылар билетлар буенча телдән имтихан тапшырачак. Яңа форма дигәндә, ТР Дәүләт имтихан комиссиясе катнашында белемгә бәйсез бәя бирү механизмнарын куллану күздә тотыла. Бу очракта стандартлаштырылган форма биремнәре – федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан эшләнгән контроль-үлчәү материаллары (КИМ) файдаланылган язма имтихан турында сүз бара. Яңа формада сынау Бердәм дәүләт имтиханы схемасы буенча үтә, ягъни имтихан үткәрү пунктларында җәмәгать күзәтүчеләре катнашында.
"Быел укучыларга традицион һәм яңа форманы сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Былтыр яңа форма гамәлгә кертелгәч, шау-шу кубып алган иде. Әмма бу урынсыз дип әйтергә кирәк, чөнки үзгәреш фәкать шул яңа алым өстәлүдән генә гыйбарәт булды”, - дип белдерде Данил Мостафин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, узган елда имтиханның яңа формасы шактый шома узган, укучылар яхшы күрсәткечләргә ирешкән, шуңа күрә хафаланырга кирәкми. "Яңа формага күчү мәшәкатьләре ата-ана һәм укучы өчен проблема тудырмый, киресенчә, аның мәшәкатьләре мәгариф системасы өстенә төшә. Ул кадрлар да, билгеле бер финанс чыгымнарын да таләп итә”, - дип билгеләп узды Данил Мостафин.
Чыганак

Караулар: 2016 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: ДЙА, татар теле, имтихан