Баш бит » 2013 » Февраль » 21
   Быел Татарстанның гомуми белем бирүче учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаучылар, мәҗбүри предметларның берсе саналган татар теле буенча имтиханны яки Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен (ГИА) ике юл белән тапшыра алачак. Билгеле булганча, имтихан тапшыруның традицион формасыннан тыш, яңа ысулы былтыр гамәлгә кертелгән иде. Киләсе елга исә татар теле буенча имтихан, рус теле һәм математика кебек үк, бары тик яңа формада гына үткәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында, 2013 нче елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Туган телдә белем алучы мәктәп укучылары өчен традицион форма инша элементлары белән изложение язудан гыйбарәт булачак. Гомуми белем бирүче учреждениеләренең рус теле укытылган татар төркемнәрендә имтихан диктант яки изложение (сайлап алып була) рәвешендә узачак. Рус сыйныфларында белем алучылар билетлар буенча телдән имтихан тапшырачак. Яңа форма дигәндә, ТР Дәүләт имтихан комиссиясе катнашында белемгә бәйсез бәя бирү механизмнарын куллану күздә тотыла. Бу очракта стандартлаштырылган форма биремнәре – федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан эшләнгән контроль-үлчәү материаллары (КИМ) файдаланылган язма имтихан турында сүз бара. Яңа формада сынау Бердәм дәүләт имтиханы ... Дәвамы
Караулар: 1947 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 21.02.2013

    Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә.
   Тел – кешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын саклау өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы. Телне фәнни өйрәнү тармагы тел белеме дип атала.
  Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, Русиядә таралу буенча икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 тел исемлегенә керә.
  Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казак, балкар, үзбәк һәм комык телләре тора..
  Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Ил, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Русиянең бөтен төбәкләрендә татарлар яши, шуңа күрә бөтен төбәктә татарча сөйләшүче бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше),руслар (136617 кеше), марилар ... Дәвамы
Караулар: 1600 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 21.02.2013