Баш бит » 2013 » Февраль » 20
    Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен чыгарылыш сынауларына әзерлекнең иң кызу чоры башлана. Февраль башында барлык югары уку йортлары үзләренә кабул итү кагыйдәләрен һәм теге яки бу белгечлеккә укырга керү өчен кирәкле имтиханнар исемлеген тәгаенләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары исә 1 мартка кадәр БДИ тапшырачак предметлар исемлеген билгеләп гариза язарга тиеш.
Билгеле булганча, бүген мәктәп биргән белемгә, укытучы эшчәнлегенә бәя имтиханнар нәтиҗәсеннән чыгып бирелә. Шуңа да һәр мөгаллим укучыларның яхшы баллар алуын тели. Узган елларда кайбер укытучылар үз предметларын "йомшак” белә дип санаган укучыларны ул фәннән БДИ бирдертмәү очраклары да булган хәтта.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, нинди фәннән имтиханнар тапшыруны укучы һәм ата-ана хәл итәргә тиеш. Мөгаллимнең исә ниндидер чикләүләр куярга хокукы юк. Теләге була икән, көченнән килә икән - үсмер 9-10 имтихан да тапшыра ала.

БДИ тапшыруда үзгәрешләр быел да бар

Быелгы БДИның иң мөһим яңалыгы – сынауны уңышлы тапшыру өчен җыярга кирәкле минималь баллар инде узган елның августында ук билгеле булды. Бу укучыга хәзер үк теге яки бу фән буенча үз белемен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул алдан ук кирәкле балларны җыю өчен чишәргә кирәкле ... Дәвамы
Караулар: 1526 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.02.2013

   "Кыр казлары артыннан” (Илдар Юзеевны искә алу кичәсе)
2013 елның 25 февралендә М. Җәлил исемендәге Республика, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре Илдар ЮЗЕЕВНЫҢ тууына 80 ел тулуга багышланган "КЫР КАЗЛАРЫ АРТЫННАН...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Әлеге чарада Илдар Юзеевның иҗатташ дуслары аның турында истәлекләр белән бүлешәчәк, шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Кичә 18 сәгатьтә башлана.
ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге
Чыганак
Караулар: 1522 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.02.2013