Баш бит » 2015 » Октябрь » 21 » "Белем җәүһәрләре - 2015" VI Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
18:26
"Белем җәүһәрләре - 2015" VI Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

   16 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21.

Дипломантларны бүләкләгәннән соң, "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады. 

Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.

Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды.

Җиңүчеләр арасында без төзегән интернет-проектлар (lyaysan.rutabigat.ucoz.ru) да бар! 

Хезмәтебезне югары бәяләгән мөхтәрәм жюри әгъзаларына, оештыру комитетына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Җиңүчеләр исемлеге белән монда танышырга мөмкин.

Караулар: 927 | Өстәде: Ләйсән