19:49 "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең яңартылган сайты дөнья күрде | |
"Белем җәүһәрләре" быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. 2015 нче елда бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект). Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы). Тантана исә елдан-ел үзенчәлеклерәк була бара. Быел тантана көненә бәйгенең гимны әзерләнде, гимн тантанада беренче тапкыр җырланачак. Шулай ук, татар сайтларын ясаучылар алдында профессиональ веб-программистлар чыгыш ясар, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы спектакльләрдән өзекләр, татар җырчылары һәм артистлары чыгышлары белән аралашып барыр, дип көтелә. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак. Бәйгенең оештыручылары һәм Г.Камал театры татар җанлы, татар интернеты белән кызыксынган һәркемне көтеп кала! | |
Караулар: 944 | | |