Баш бит » 2012 » Декабрь » 8 » БТКның V корылтаенда министр Энгель Фәттахов милли мәгариф системасындагы проблемалар буенча тәкъдимнәр кертте
21:41
БТКның V корылтаенда министр Энгель Фәттахов милли мәгариф системасындагы проблемалар буенча тәкъдимнәр кертте
    Татар теленә өйрәтүнең "Ана теле” дистанцион белем бирү системасы проектның 1 нче дәрәҗәсе 1 гыйнварга әзерләнеп бетәргә тиеш, дип вәгъдәли ТР мәгариф һәм фән министры (Казан, 7 декабрь, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова).
   Бүген Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны” темасына уздырылган секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты.
    А.Сибагатуллин китергән белешмәдә Россиядә 5 млн. 310,6 мең, чит илләрдә 2 млн. чамасы татар яшәгәнлеге күрсәтелә. Э.Фәттахов сүзләренчә, соңгы 5 елда Татарстан югары уку йортларына Россия төбәкләреннән квота буенча 688, чит илләрдән 681, Кытайдан гына да 148 абитуриент укырга кергән. Россия төбәкләреннән булган татар яшьләре татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы, музыка укытучысы кебек белгечлекләр буенча укырга керергә теләмиләр, шул ук вакытта РФ мәктәпләрендә андый белгечләргә ихтыяҗ зур. 2010-2012 елларда РФ төбәкләренә һәм чит илләргә 13 меңнән артык данә дәреслек, матур әдәбият, 18 меңнән күбрәк данә интерактив дәреслек һәм кулланма әсбап җибәрелгән, ләкин, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә торган укыту-методик комплектлары белән тәэмин ителмәве сәбәпле, 1 нче сыйныф укучыларына гына да 10 меңнән артык дәреслек кирәк.
    Мәгариф һәм фән министры милли мәгариф проблемаларына тукталып, түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде. Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең кыскаруы милли мәгарифнең тез астына суга: 2007 елда 427 татар мәктәбе булса, 2012 елда – 294; арада тагын иң актуальләреннән – татар теле һәм әдәбиятын укыта торган мәктәпләрнең кыскаруы: 2007 елда – 1433 мәктәп, 2012 елда – 1069; федераль базис укыту планының дөрес сайланмавы аркасында, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләренең кыскаруы: 3-4 сәгать урынына атнага 1-2 сәгать һ.б. Биредә министр Энгель Фәттахов татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүне үз эченә алган базис укыту планының II вариантын сайлауда татар милли иҗтимагый оешмаларының ата-аналар, укучылар һәм педагоглар арасында аңлату эшчәнлеген активлаштырырга, Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен сатып алу буенча мөмкинлекләр булдырырга, татар телен өйрәнүдә нәтиҗәле технологияләр, дистанцион укыту мөмкинлекләрен кулланырга, "Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча абитуриентларны укырга тарту максатыннан, татар милли иҗтимагый оешмаларның яшьләр арасында аңлату эшләрен активлаштырырга тәкъдим итә.
   Шулай ук татар теленә өйрәтүнең "Ана теле” дистанцион белем бирү системасы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән "ИФ Лэнгвидж Лернинг Солюшнз ЛТД” компаниясе арасында төзелгән килешү нигезендә башкарыла, ул проектның 1 нче дәрәҗәсе 1 гыйнварга әзерләнеп бетәргә тиеш, һәм ул 9 дәрәҗәдән торачак, дип, министр аның мөмкинлекләреннән дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында яшәгән милләттәшебез файдалана алачагын белдерә.

Чыганак
Караулар: 1440 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: милли телләр