Баш бит » 2015 » Октябрь » 6 » "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең октябрь ае татар шагыйрәсе Заһидә Бурнашевага багышлана
21:17
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең октябрь ае татар шагыйрәсе Заһидә Бурнашевага багышлана

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр! "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең октябрь ае, тууына 120 ел уңаеннан, татар шагыйрәсе, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашевага (әдәби тәхәллүсе - Гыйффәт туташ) багышлана. Белем.ру порталында октябрь ае дәвамында Заһидә Бурнашева турында мәгълүматлар урнаштырып барылачак.  Кызганычка каршы, аның тормыш юлы, иҗаты бик аз яктыртылган. Шулай да, китапханәләрдә, архивларда аның турында шактый материаллар табып була, дип исәплибез. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз - татар әдәбияты белән тирәнтен танышу рухыгызны ныгытсын, иҗади уңышларга этәрсен!

Чыганак: Белем.ру

Караулар: 1264 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Гыйффәт Туташ, Заһидә Бурнашева