Баш бит » 2013 » Февраль » 20 » Имтихан тапшыруда яңалыклар
19:01
Имтихан тапшыруда яңалыклар
    Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен чыгарылыш сынауларына әзерлекнең иң кызу чоры башлана. Февраль башында барлык югары уку йортлары үзләренә кабул итү кагыйдәләрен һәм теге яки бу белгечлеккә укырга керү өчен кирәкле имтиханнар исемлеген тәгаенләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары исә 1 мартка кадәр БДИ тапшырачак предметлар исемлеген билгеләп гариза язарга тиеш.
Билгеле булганча, бүген мәктәп биргән белемгә, укытучы эшчәнлегенә бәя имтиханнар нәтиҗәсеннән чыгып бирелә. Шуңа да һәр мөгаллим укучыларның яхшы баллар алуын тели. Узган елларда кайбер укытучылар үз предметларын "йомшак” белә дип санаган укучыларны ул фәннән БДИ бирдертмәү очраклары да булган хәтта.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, нинди фәннән имтиханнар тапшыруны укучы һәм ата-ана хәл итәргә тиеш. Мөгаллимнең исә ниндидер чикләүләр куярга хокукы юк. Теләге була икән, көченнән килә икән - үсмер 9-10 имтихан да тапшыра ала.

БДИ тапшыруда үзгәрешләр быел да бар

Быелгы БДИның иң мөһим яңалыгы – сынауны уңышлы тапшыру өчен җыярга кирәкле минималь баллар инде узган елның августында ук билгеле булды. Бу укучыга хәзер үк теге яки бу фән буенча үз белемен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул алдан ук кирәкле балларны җыю өчен чишәргә кирәкле биремнәрне билгели ала.

Минималь балл күләме алдан ук билгеләнгән булу имтихан нәтиҗәләрен көтү вакытын да киметәчәк. Һәр сыйныф укучысы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына кереп, үзенә бирелгән махсус код ярдәмендә сынау нәтиҗәләре белән таныша ала.

Белүебезчә, ел саен БДИның контроль-исәпләү материаллары камилләшә бара. Быел да кайбер предметлар буенча биремнәрдә бер төркем үзгәрешләр бар. Иң мөһим үзгәрешләр "Рус теле”, "Рус әдәбияты” һәм "Тарих” фәннәрен бирүдә булачак. Данил Мостафин сүзләренчә, укытучыларга бу яңалыклар мәгълүм һәм имтиханга әзерлек барышында алар барысы да исәпкә алыначак.

Шулай ук имтихан бирү вакытында да үзгәрешләр бар. Әйтик, рус теле буенча эш башкару вакыты 30 минутка озайтылган. Сәламәтлеге чикләнгән балаларга БДИ тапшырганда өстәмә 1,5 вакыт бирү дә каралган.

Моннан кала имтиханнар тапшырганда кесә телефоннарын кулланырга теләүчеләрнең планнары җимерелергә мөмкин. Имтихан тапшыру пунктларын быел ук телефон сигналын йотучы махсус җайланмалар - "глушилкалар” белән тәэмин итү турында уйланалар. Әмма әлегә карар кабул ителмәгән - бу җайланмаларның кеше организмына йогынтысы өйрәнелә икән.

Интернет-тестлаштыру - белемне тикшерү ысулы

2013 елның гыйнварында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә беренче тапкыр рус теле һәм математика буенча бушлай әзерлек тестлаштыруы уздырды. Һәр теләк белдергән укучы интернет аша тестлар язып, шул рәвешле үзенең белем дәрәҗәсен тикшерә алды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, онлайн-тестлаштыруда 94 процент чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Укытучылар һәм укучылар үз нәтиҗәләре белән таныш инде. Шул рәвешле төп игътибар бирергә кирәкле юнәлешләр ачыкланган, хаталар өстендә эшләү мөмкинлеге туган. Апрель аенда шундый тестларны кабат үткәрү көтелә.

Тугызынчы сыйныф тәмамлаучыларны да БДИга әзерлиләр

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда бирелә торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе унберенче сыйныфта тапшырыласы БДИга әзерлекнең бер этабына әверелә бара. Сынау тапшыруның яңа формасы күпчелек предметлар буенча кулланыла инде. Әйтик, мәҗбүри тапшырылырга тиешле рус теле һәм математика буенча имтихан яңа рәвештә - тест формасында булачак.

Тугызны тәмамлаучы барлык укучы бирергә тиешле татар теле сынавы хәзер традицион формада яки яңача тапшырылырга мөмкин. Аның формасын һәр укучы үзе сайлый алачак. Әмма киләсе елдан бу имтиханны да тулысынча яңа формада тапшыруга күчәргә ниятлиләр. Данил Мостафин сүзләренчә, балалар өчен бу бернинди авырлык тудырмаячак - алар инде бу механизмнарның барысы белән дә таныш. Узган елда имтиханның яңа формасы шактый шома узган, укучылар яхшы күрсәткечләргә ирешкән, шуңа күрә хафаланырга урын юк.
                                                                            Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Чыганак
Караулар: 1526 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: ДЙА, БДИ, Бри, имтихан