Баш бит » 2013 » Октябрь » 27 » Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан мәктәбебездә үткәрелгән чаралар
23:54
Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан мәктәбебездә үткәрелгән чаралар
  Яраткан шагыйребез Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды.  Алар барысы да тиешле планлаштырылган вакытында уздырылды. Укучыларга да бик ошады, укытучылар да канәгать калды. Һәр бәйгенең катнашучыларын һәм җиңүчеләрен грамоталар һәм кечкенә генә бүләкләр белән билгеләп үттек.
   10-16 октябрьдә Р.Фәйзуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыруга багышланган әдәбият дәресләре үткәрелде.
   17 октябрь көнне Р.Фәйзуллин шигырьләрен иң сәнгатьле укучыларны ачыкладык. Әлеге бәйгедә 1-6 сыйныф укучылары катнашты. Татар төркемнәрендә укучы балалар белән бергә бәйгедә удмурт төркемнәрендә белем алучы балалар да чыгыш ясады.
    Татар төркемнәрендә укучылар арасында җиңүчеләр:
I - Николаев Руслан, 6 сыйныф (Укытучысы – Л.Р.Әкбирова
II - Сибгатуллин Раиф, 5 сыйныф (Укытучысы – С.Ф.Миннемуллина)
III - Сәфәргалиева Дилә, 3 сыйныф (Укытучысы – Н.Т. Хисмәтуллина)
     Удмурт төркемендә укучылар арасында җиңүчеләр:
I - Дмитриева Кристина, 5 сыйныф (Укытучысы – Л.Р.Әкбирова)
II- Трофимова Ксения, 1 сыйныф (Укытучысы – Р.М.Сәфәргалиева)
III - Федотов Станислав, 1 сыйныф (Укытучысы – Р.М.Сәфәргалиева)
  18 октябрьдә стена газеталары конкурсына йомгак ясалды.
   Җиңүчеләр:
I – 8 Б сыйныфы
II - 7 сыйныф
III –9,10 сыйныфлар
    Шул ук көнне 7-11 сыйныф укучылары арасында шагыйрь иҗатына багышланган «Якты моң» дип исемләнгән презентацияләр бәйгесе дә үткәрелде. Монда укучылар белән берлектә презентацияләрне карау, укучыларның чыгышы, фикер алышу бергә үрелеп барды, Р.Фәйзуллин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.
   Иң яхшы презентация авторлары:
I – 10 сыйныф укучылары эше (Укытучы – Л.Р.Әкбирова)
II- 8 Б сыйныфы укучылары эше (Укытучы – Л.Ф.Латыйпова)
III- 11 сыйныф укучылары эше (Укытучы – Л.Р.Әкбирова)
   Үткәрелгән чаралар һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Караулар: 1301 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: әдәбият, шагыйрь, поэзия, Равил Фәйзуллин