Баш бит » 2016 » Февраль » 16 » Казанда М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була
19:52
Казанда М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була

    18 апрельдә Казандагы “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була. Анда Татарстан мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.Конференция “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды, ТР Фәннәр академиясе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырыла. Чара Татарстан укучыларының фәнни көч-куәтен ачыклауны һәм үстерүне, интеллектуаль иҗат эшчәнлеген популярлаштыруны, шулай ук фундаменталь фәннәргә кызыксыну уятуны максат итеп куя.Конфереция 3 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның беренчесе галәм, Җир һәм табигать турындагы фәннәргә (физика, астрономия, геология, география, химия, биология, экология һ.б.) , икенчесе – җәмгыять һәм кеше турындагы фәннәргә (җәмгыять белеме, юриспруденция, икътисад, медицина, педагогика, социология, татар теле, мәдәният, сәнгать, архитектура, тарих, археология, агрономия һ.б.), өченчесе – хисаплау, модельләштерү һәм гамәли фәннәргә (семиотика, математика, информатика, технология һ.б.) багышлана.

Фәнни чарада катнашу өчен 25 мартка кадәр www.selet.biz сайтында теркәлү узарга һәм тезисларны, фәнни эшләрне fansar@selet.biz электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Сайлап алу нәтиҗәсендә иң яхшы дип табылган эшләр конференциянең йомгаклау өлешендә презентацияләнә. Җиңүчеләргә, лауреатларга һәм аларның фәнни җитәкчеләренә дипломнар, сертификатлар, бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Караулар: 1163 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: фәнни-гамәли конференция