Баш бит » 2016 » Сентябрь » 10 » КФУ да түләүсез татар теле курслары ачыла
20:09
КФУ да түләүсез татар теле курслары ачыла

     ККФУ да түләүсез татар теле курслары ачылаазан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сентябрьдә башлана, дип хәбәр итте КФУның матбугат хезмәте.Төркемнәр туплану һәм дәресләр расписаниесе 11 сентябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) тутырылган анкеталар нигезендә булачак. Анкетада татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелергә тиеш (А1, А2, В1, В2).Моннан тыш, 13нән 16 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза калдырырга кирәк: Казан, Татарстан ур., 2. Барлык сораулар буенча да институтның №227 кабинетына мөрәҗәгать итәргә була.Уку вакыты -өч ай: 26 сентябрьдән 16 декабрьгә кадәр. Дәресләр атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм чәршәмбе; сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәчәк.

Чыганак 

Караулар: 1000 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле