Баш бит » 2016 » Сентябрь » 10

Тиздән иң яхшы татар сайтлары ачыкланачак - гаризалар тапшыру тәмамлана"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, ... Дәвамы
Караулар: 1028 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 10.09.2016

    Т«Моабит дәфтәрләре» Бөтенроссия конкурсында бүләкләндеатарстан китап нәшрияты быел татар һәм рус телләрендә нәшер иткән Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» "Кече Ватан" XII бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсының "Россия төбәкләре әдәбияты" номинациясендә бүләкләнде. Бу хакта нәшриятның Facebook битендә хәбәр ителә.Китапның Россиянең 58 төбәге нәшриятыннан тәкъдим ителгән 500 дән артык басма катнашкан конкурста җиңүен билгеләп үтик. Хәзер 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә кысаларында бүләкләү тантанасы уза.Китап герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Аның тиражы - 4 мең нөсхә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Караулар: 895 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 10.09.2016

     ККФУ да түләүсез татар теле курслары ачылаазан дәүләт федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 2016 елның көзге чорына түләүсез татар теле курсларына тыңлаучылар җыя. Дәресләр 26 сентябрьдә башлана, дип хәбәр итте КФУның матбугат хезмәте.Төркемнәр туплану һәм дәресләр расписаниесе 11 сентябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) тутырылган анкеталар нигезендә булачак. Анкетада татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелергә тиеш (А1, А2, В1, В2).Моннан тыш, 13нән 16 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза калдырырга кирәк: Казан, Татарстан ур., 2. Барлык сораулар буенча да институтның №227 кабинетына мөрәҗәгать итәргә була.Уку вакыты -өч ай: 26 сентябрьдән 16 декабрьгә кадәр. Дәресләр атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм чәршәмбе; сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үтәчәк.

Чыганак 

Караулар: 988 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 10.09.2016