Баш бит » 2016 » Сентябрь » 01

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе –

Мәгърифәткә изге юл башы.

Сихри булып кыңгыраулар чыңлый,

Фатихасын бирә Илбашы.

Халкыбызны күркәм иткән көн бу,

Урамнарга шатлык тулган көн.

Нәниләрнең керсез күңеленә

Бетмәс хатирәләр уйган көн.

Мәктәп дигән белем бишегендә,

Тукай моңнарында тибрәлеп,

Тәрбияле булып үссен һәркем

Белем серләренә өйрәнеп.

Караулар: 920 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 01.09.2016

  Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!  Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим! Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь – дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Ул инде күптәннән гади датадан халык бәйрәменә әверелде. Белем – кешелек дөньясының уртак байлыгы, ул безне берләштерә һәм якынлаштыра. Шуңа күрә беренче сентябрь – төрле яшьтәге, төрле социаль төркем, милләт һәм дин вәкилләре өчен кадерле һәм аңлаешлы бәйрәм.

Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыбыз, зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез  турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч, мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында һәм техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен, тупланган белем һәм тБүген “белем – көч” канатлы гыйбарәсе яңа эчтәлек ала. Тиз үзгәрчән тормыш, заман икътисадының катгый шартлары белем һәм тәрбия бирүгә югары таләпләр куя. Уңышлы һәм бәйсез булыр өчен югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр әзерләү, яшьләрдә әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар булдыру өстендә дәүләт һәм җәмгыятьбергәләп эшләргә тиеш.

Тат ... Дәвамы

Караулар: 883 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 01.09.2016