Баш бит » 2013 » Февраль » 21 » Халыкара туган тел көне белән!
20:26
Халыкара туган тел көне белән!
    Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә.
   Тел – кешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын саклау өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы. Телне фәнни өйрәнү тармагы тел белеме дип атала.
  Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, Русиядә таралу буенча икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 тел исемлегенә керә.
  Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казак, балкар, үзбәк һәм комык телләре тора..
  Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Ил, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Русиянең бөтен төбәкләрендә татарлар яши, шуңа күрә бөтен төбәктә татарча сөйләшүче бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше),руслар (136617 кеше), марилар(42892 кеше), удмуртлар(26242 кеше) һәм чуашлар(68624 кеше) арасында таралган. 2002 елның халык исәбенә күрә Русия татарларның 81% татар телен беләләр (5554601 кешедән 4488330 кеше) (2002 елның халык исәбе).
   Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшкәннәр хәтта Австралиядә дә бар.
Кадерле дуслар!
Туган телебезне кадерлик һәм саклыйк! Бу - безнең изге бурычыбыз!
Караулар: 1600 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Халыкара туган тел көне