Баш бит » 2015 » Октябрь » 5 » Халыкара Укытучылар көне белән!
11:43
Халыкара Укытучылар көне белән!

 

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең, күңелләрен аңлап кына,

Орышасың, кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә!

 

 Барлык коллегаларымны чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, иң изге теләкләремне юллыйм!

Караулар: 970 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Халыкара Укытучылар көне