Баш бит » 2013 » Октябрь » 24 » Мәктәбебез укучылары - IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре!
18:17
Мәктәбебез укучылары - IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре!
  14 октябрь көнне Казанда Г.Камал театрының кече залында IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйгедә быел 68 проект катнашты. Мәктәбебездән әлеге бәйгедә катнашкан ике укучы - Алисә Исхакова һәм Айрат Шакировларга да финалга узу бәхете насыйп булды. Айрат Шакиров төзегән интернет-проект "Укучы - җәүһәр" номинациясендә III урынга лаек булса, Алисә Исхакова сәхнәгә "Укучы - җәүһәр" номинациясенең җиңүчесе - "Белем җәүһәрләре" премиясе лауреаты буларак күтәрелде. Алисә белән Айратны чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар теләп калабыз! "Айрат Шакиров сайты" интернет- проекты http://shakirovairat.ucoz.ru/ адресы буенча урнашкан.
(Фәнни җитәкче - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2012 елгы "Белем җәүһәрләре" премиясе лауреаты Ләйсән Рәүф кызы Әкбирова)

"Алисә Исхакова сайты" интернет-проекты белән
http://ishakova.ucoz.ru/ 
адресы буенча кереп танышырга мөмкин.
(Фәнни җитәкче - Ләйсән Рәүф кызы Әкбирова)
Җиңүчеләр турында тулы мәгълүмат монда:
http://konkurs.belem.ru/node/246 
Җәүһәрләр исемлеге:
http://konkurs.belem.ru/cauharlar 
Бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж белән монда таныша аласыз: http://www.lyaysan.ru/news/iv_b_tend_nja_belem_rl_re_b_jgesene_b_l_kl_tantanasynnan_ist_lekle_mizgell_r/2013-10-15-145


 
Караулар: 640 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: IV Белем җәүһәрләре