Баш бит » 2012 » Август » 19 » Мәктәпкә әзерләнергә булыш!
15:18
Мәктәпкә әзерләнергә булыш!
   1нче августтан 25нче августка кадәр Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе уза. Акция кысаларында быел 6 меңнән артык балага ярдәм күрсәтү карала.
Республика буенча барлыгы 37 мең 211 бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 17 процентына, ягъни 6 мең 132 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә кирәк. Акция кысаларында матди хәле начар булган, күп балалы гаиләләргә, инвалид әти-әни белән торучы, шул исәптән, инвалид булган 2-11 сыйныф укучыларына да булышлык күрсәтеләчәк. Алар рәтенә 20 меңнән артык бала керә. Акция тәмамланганнан соң, укучыларга мәктәп кирәк-яраклары белән портфель тапшырылачак.
  Республика тарафыннан, узган елгы тәҗрибәләрне исәпкә алып, төрле чаралар оештыру каралган. Сәүдә үзәкләрендә махсус кублар урнаштырылган, аукционнар, хәйрия концертлары үткәрелә.
  Төрле оешма, предприятиеләр исәбенә мәктәп формасы, спорт киемнәрен алу өчен дә акча бүленә. Беренче сыйныфка баручыларга "Бердәм Россия” партиясе футболкалар таратачак.
  Бу елның Тарихи-мәдәни мирас елы дип аталуын исәпкә алып, начар хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга Казан Кремле, Болгар, Биләр, Зөягә экскурсияләр оештырылачак.
  Балаларга һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен аерым хисап счетына акча салырга мөмкин (астарак күрсәтелгән). Әйтик, узган елны әлеге акция барышында 14 млн 934 мең сум. акча тупланган. Ә "Мәктәпкә җыенырга булыш” чарасы старт алган 2007 елдан башлап санаганда, хәйрия хисабына барлыгы 63 миллион сумнан артык акча күчерелгән.


Благотворительный фонд «Ак Барс СОЗИДАНИЕ», 420066, г.Казань, ул.Меридианная, д.1а.
40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» Банк,
Корреспондентский счет 30101810000000000805,
БИК 049205805, ИНН 1658079690,
КПП 165701001, ОГРН 1061600052425
с пометкой «Помоги собраться в школу».
Караулар: 1448 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: ярдәм, мәктәп