Баш бит » 2012 » Август » 24
   Монумент шул ук исемдәге Мәскәү урамында урнашкан (Казан, 24 август, «Татар-информ»).
   Бүген, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үлеменең 68 еллыгы алдыннан Мәскәүдә аңа багышланган һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
   Монумент Муса Җәлил исемдәге Мәскәү урамында урнашкан. Һәйкәл 4,6 метр биеклектә, монолит граниттан постаментка урнаштырылган. Һәйкәл янында таш түшәлгән мәйдан ясалган, чәчәкләр үстерелгән. Монумент Мәскәү Хөкүмәтенең 2006 нчы елның 20 нче июнендәге "Мәскәүдә шагыйрь Муса җәлилгә һәйкәл кую турындагы” карары нигезендә урнаштырылган. Скульптура композициясен ясау һәм җитештерүне ТР Хөкүмәте үз өстенә алган, яндагы территориядә уңайлыклар булдыруны – Мәскәү Хөкүмәте.
  Скульптура авторы – ... Дәвамы
Караулар: 1582 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 24.08.2012

   Танылган драматург, язучы, депутат Туфан Миңнуллин 25 август көнне үзенең 77 яшен тутырган булыр иде. Әлеге дата уңаеннан Татарстанда махсус чаралар узачак.
   2012 елның 25 августында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 77 ел тула. Кызганычка, быел май аенда Туфан ага арабыздан китте. Ул Казанның Татар зиратына җирләнде.
  Драматургның туган көне уңаеннан бу көнне аның туган ягы Кама Тамагы районында истәлекле вакыйга - Туфан Минңнуллин музеен ачу тантанасы узачак. Музей ачылышына юл тотканчы, Туфан Миннуллинның хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары аның каберенә барып, чәчәкләр салачак.
Чыганак

Караулар: 1387 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 24.08.2012