Баш бит » 2012 » Август » 19
  Хөрмәтле сайт кулланучылары!
Сайтыбызда бәйләргә яратучылар өчен "Бәйләү үрнәкләре" бүлеге эшли башлады.
Анда сезне ыргаклы энә (крючок) ярдәмендә бәйләү үрнәкләре белән таныштыру күздә тотыла.
Караулар: 1400 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.08.2012

   1нче августтан 25нче августка кадәр Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе уза. Акция кысаларында быел 6 меңнән артык балага ярдәм күрсәтү карала.
Республика буенча барлыгы 37 мең 211 бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 17 процентына, ягъни 6 мең 132 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә кирәк. Акция кысаларында матди хәле начар булган, күп балалы гаиләләргә, инвалид әти-әни белән торучы, шул исәптән, инвалид булган 2-11 сыйныф укучыларына да булышлык күрсәтеләчәк. Алар рәтенә 20 меңнән артык бала керә. Акция тәмамланганнан соң, укучыларга мәктәп кирәк-яраклары белән портфель тапшырылачак.
  Республика тарафыннан, узган елгы тәҗрибәләрне исәпкә алып, төрле чаралар оештыру каралган. Сәүдә үзәкләрендә махсус кублар урнаштырылган, аукционнар, хәйрия концертлары үткәрелә.
  Төрле оешма, предприятиеләр исәбенә мәктәп формасы, спорт киемнәрен алу өчен дә акча бүленә. Беренче сыйныфка баручыларга "Бердәм Россия” партиясе футболкалар таратачак.
  Бу елның Тарихи-мәдәни мирас елы дип аталуын исәпкә алып, начар хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга Казан Кремле, Болгар, Биләр, Зөягә экскурсияләр оештырылачак.
  Балаларга һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен аерым хисап счетына акча салырга мөмкин (астарак ... Дәвамы
Караулар: 1451 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.08.2012

   Хөрмәтле сайт кулланучылары һәм кунаклар!
  Сезне ИЗГЕ РАМАЗАН ГАЕТЕ белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
   Сезгә һәрдаим уңышлар һәм яхшы теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!
   Һәрвакыт яхшылык кылыйк!
Караулар: 1403 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.08.2012

  Мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәреләчәк. Анда катнашучыларны терки башлаганнар инде.
   Әлеге чара Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – татар телен үстерү өчен өр-яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту, популярлаштыру. Әле алай гына да түгел, олимпиадада чит ил укучылары да катнаша ала. Бу исә әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.
   Олимпиада Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында уздырыла. Ә инде чит ил укучыларына килгәндә, бәйгедә 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнаша ала. Моның өчен Казан федераль университеты сайтында махсус сәхифәдә теркәләсе. Катнашучылар исемлеген барлау 13 сентябрьдә тәмамланыр, дип планлаштырыла.

Конкурс ике өлештән торачак. Беренче этап тест формасында үткәрелә. Укучылар биремнәрне Интернетта чишәчәк. Сайлап алу конкурсыннан үткәннәр исә икенче этапка уза. Олимпиаданың әлеге өлеше тагын да катлаулырак. Монда балаларның татарча сөйләшә белү осталыклары да, татар халкы тари ... Дәвамы
Караулар: 1467 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.08.2012