Баш бит » 2012 » Август » 24 » Мәскәүдә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
21:26
Мәскәүдә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
   Монумент шул ук исемдәге Мәскәү урамында урнашкан (Казан, 24 август, «Татар-информ»).
   Бүген, танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил үлеменең 68 еллыгы алдыннан Мәскәүдә аңа багышланган һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
   Монумент Муса Җәлил исемдәге Мәскәү урамында урнашкан. Һәйкәл 4,6 метр биеклектә, монолит граниттан постаментка урнаштырылган. Һәйкәл янында таш түшәлгән мәйдан ясалган, чәчәкләр үстерелгән. Монумент Мәскәү Хөкүмәтенең 2006 нчы елның 20 нче июнендәге "Мәскәүдә шагыйрь Муса җәлилгә һәйкәл кую турындагы” карары нигезендә урнаштырылган. Скульптура композициясен ясау һәм җитештерүне ТР Хөкүмәте үз өстенә алган, яндагы территориядә уңайлыклар булдыруны – Мәскәү Хөкүмәте.
  Скульптура авторы – Россиянең атказанган рәссамы, 2007 нче елда Муса Җәлил һәйкәленә иң яхшы проект конкурсында җиңүче Юрий Злотя.
  Тантаналы чараның күпсанлы катнашучыларына сәламләү сүзе белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. Ул барысын да әһәмиятле вакыйга белән котлады. "Монда булган Чулпан Җәлиловага ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен әйтәсе килә. Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерү буенча бик күп еллар эшләү барышында Чулпан Муса кызы татарларның әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга зур өлешен кертте, сугыш һәм сугыштан соңгы буыннарны тоташтыручы үзенчәлекле җепкә әйләнде”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. Ул һәйкәл ясау инициативасын хуплаган өчен Мәскәү Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. "Муса Җәлил исеме безнең һәрберебез өчен изге. Бу гражданин һәм шәхси батырлык, Ватанга бетмәс мәхәббәт символы, - дип белдерде Ильдар Халиков. – Җәлилнең тормышы һәм иҗаты – татар халкының үзенчәлекле әхлакый үсеш программасы, аның этик эзләнүләренең ахыры”.    Татарстан Премьер-министры 2012 нче ел Россия тарихы елы, ә ТРда – Тарихи-мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителүен искәртте. Мәскәүнең Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх җыелганнарга Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Тантанада булган татар шагыйрьләре Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыдылар.
Монументны булдыручыларга рәхмәт сүзе белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгыш ясады.
Илдар Халиков һәм башка кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, ә тантана соңында Президент гаскәренең махсус каравыл ротасы һәйкәл каршыннан парад белән үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Караулар: 1589 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: һәйкәл, М.Җәлил