21:22 Муса Җәлил бүләге кемгә булыр? | |
![]() Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин, актер Равил Шәрәфиев һәм тагын бик күп мәдәният хезмәткәрләре бар. Герой шагыйрь исемен йөрткән әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара. Быел конкурска төрле өлкәләрдә барлыгы 66 эш тәкъдим ителгән, шуларның 21 икенче турга узган. Музейда узачак очрашуда шагыйрь, татар ПЕН-клуб әгъзасы, "Идел” журналының бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Г.Камал исемендәге театр артисты Эмиль Талипов, композитор, халыкара конкурслар лауреаты Эльмира Галимова, җырчы Айгөл Табаева (Айгөл Хәйри) булыр дип көтелә. Кичә шигырь һәм җырлар белән үрелеп барачак. | |
Караулар: 1530 | | |