Баш бит » 2016 » Февраль » 20 » Муса Җәлилнең кызы Люция: "Миндә дә әти каны ага!"
19:38
Муса Җәлилнең кызы Люция: "Миндә дә әти каны ага!"

Зәкия Садыйкова һәм Люция, 1958 ел    Бу көннәрдә Казанда татарның атаклы улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар оештырылды. Әдип хөрмәтенә халыкара конференция дә узды. Кунакларны Германиядән кадәр үк кабул иттек. Тик, ни хикмәттер, шушы чараларда, хәтта М.Җәлил һәйкәле янында үткән юбилей митингында да шагыйрьнең кызын – Люция Җәлилованы күрмәдек...

   Ә бит каһарман-шагыйрьнең кызы Чулпан гына түгел, аның тагын бер дәвамчысы – Люция Җәлилова да исән-сау. Люция ханым бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши, кызы (Җәлилнең оныгы) – театр һәм кино актеры Лилиан Наврозашвилига балалар тәрбияләшә. Гаҗәеп татар җанлы, ачык күңелле бу ханым сәгатьләр буена әтисе турында сөйли ала.
     Тантаналы чараларда, халык арасында балкымаган, герой әтисе даныннан бик кинәнмәгән, сабыр холыклы апа үзенең зыялылыгы, горурлыгы белән таң калдырды. Әмма шәхсән үзем күңелемнән генә канәгатьсезлек хисе, Люция апа алдында үзебез өчен кыенсыну кичердем... Патриотик тәрбия дип лаф орган заманда каһарманнарыбызның турыдан-туры дәвамчыларын халыктан яшерәләр?!.. Юк, ул язмышыннан зарланмый, беркемгә үпкә дә белдерми. Әтисе рухын рәнҗетмичә, бернигә дәгъва кылмый гына гомер итә. Кызына да әтисенең әсәрләрен ана телендә укыган. Ә хәзер олы оныгы Багратка М.Җәлил шигырьләрен өйрәтә. Татар теленең бөеклеген танып, әтисе иҗат иткән телгә карата үз оныкларында да кызыксыну уята.

- Люция ханым, Муса Җәлилнең үз әтиегез икәнен кайчан белдегез?

- Унбер яшьләремдә булганмындыр, үги әтием миңа: “Син – хыянәтче кызы”, – диде. Шушы җан өшеткеч сүзләрне ишеткәч, дәү әнием янына чаптым. Әмма ул: “Әниеңнән сора”, – дип кенә җаваплады. Ә әнием Зәкия барысын да сөйләп бирде. Елый-елый әтинең хатларын укыдык. Ул хатларда минем турыда язылган урыннар да бар иде. Хәзер архивымны барлыйбыз. Әти хатларны гарәпчә һәм латин хәрефләре белән язган. “Кызым зур булып үсәр, шигырьләремне табып укыр. Шигырьләремне укып минем турыда уйланыр, мине аңлар”, – кебегрәк юллар бар анда. Шул еллардан бирле әти образын күңелемдә йөртәм. Комсомолга кергәндә дә автобиографиямдә, әтием – Муса Җәлил, дип язган идем...


1953 ел иде бу, әтиемнең исеме аклангач, мине Язучылар берлегенә чакырдылар. Дәрестән чыгып берлеккә барганымны әле дә хәтерлим. Анда әтигә багышланган митинг бара иде. Шунда “Тукай” клубына җыелган халык мине алкышлады. Әлеге мизгелдән әтинең исемен ачык итеп әйтергә мөмкин икәнлеген аңладым.

- Сез бик матур итеп татарча сөйләшәсез, әтиегезнең шигырьләрен төп нөсхәдә укыйсыз, димәк?

- Әлбәттә. Якын көннәрдә Петербург татарлары оешмасына барырга җыенабыз. Кызым Лилиан да бабасы шигырьләрен татарча укырга тырыша. Очрашуда татарча укый да. Әтинең туган көне якынлашканда аның мирасына, иҗатына ешрак мөрәҗәгать итәм. Шигырьләрен укыйм, җырларын башкарып карыйм. Әсәрләре татарча бөтенләй башкача яңгыравын күңелем белән тоям.  Мин музыкаль мәктәптә дә укыдым. Вокал буенча укытучым берсендә әтинең “Кызыма” дигән җырын алып килгән иде. “Кечкенә Муса турында хикәяләр” дигән китапны  оныгыма да укыйм.

- Люция апа, әниегезгә атап язылган хатлардан тыш, сездә әтиегезнең куллары кагылган башка ядкәрләр сакланамы?

- Әти сугышка киткәндә әнигә бер чемодан кулъязмасын китергән һәм машинкасын калдырган. Кулъязмаларын әни алып калмый, үги әти көнләшер, йә яндырыр дип курыккандыр. Ә машинканы алып кала. Әтием анда шигырьләрен язган, әнием дә шуны кулланган. Әлбәттә, әти күбрәк кулдан язарга яраткан, диләр. Ул машинканы Казанга барып алып кайтасы бар әле. Бәйрәмнәр уңаеннан нигәдер чакыру килми. Әгәр тәкъдим булса, рәхәтләнеп барыр идек.



- Ике оныгыгыз бар. Алар үзләренең Җәлил оныклары икәнен белеп үсәме?

- Кечкенәсенең әле теле ачылды гына. Олысы Җәлилнең шигырен яттан укырга өйрәнде инде. Әтиемнең унөч яшендә язган һәм газетада басылган беренче шигыре - “Бәхет”не сәнгатьле итеп укый.

- Әниегез Зәкия Садыйкованың да шигырьләр язганын беләбез...

- Аның да шигырьләре бик күп. Әнинең архивын барлыйм, аларны туплап басмага әзерләү - минем бурычым. Әти белән аерылышкан вакытта язган “Өч хат”ын да таптым. Ул заманда әнине Казанда “Өч хат авторы” дип йөрткәннәр. Әти әнигә хатларын шигырь белән язган, әни дә шигырь белән җавап кайтарган. Алар башкалар өчен дә кызыклы булыр иде. Үзем исән чагында шуларны күчереп куясым килә. Әни гарәп хәрефләре белән дә, татарча да язган. Төрле язучылардан (Ибраһим Салахов, Нури Арсланов һ.б.) әнигә адресланган хатлар саклана. Әнигә бүләк ителгән китаплары да архивыбызда бар. Әни язучылар арасында эшләде бит. Аның турында истәлекләр китабы язарга мөмкин.

- Люция ханым, сез - герой кызы. Үзегездә Җәлилнең нинди сыйфатлары бар дип уйлыйсыз?

- Безне танырга теләмәсәләр дә, мин бит барыбер – Җәлилнең баласы! Аның каны ага миндә. Үзем дә моны сизәм, әти кебек үз фикеремне турыдан-туры ярып әйтә алам. Рәнҗетсәләр дә, кыйнасалар да, башымны имим. Әтием кешеләрне бик яраткан, миндә дә бу сыйфат көчле. Яшьләргә булышырга яратам. Аның бөтен уңай сыйфатлары да миңа мирас булып калган дип уйлыйм. Әтинең әсәрләрен укыганда, аның рухы белән тәңгәлләшәм сыман.  Фикерләре шулкадәр минеке белән тәңгәл килә, үзем дә сискәнеп куям. Әйтерсең, хисләре миндә яңара!

- Ничек үстегез, яшьлегегез ничек узды?

- Беләсезме, тормышым бик авыр булды. Кечкенәдән ике йорт арасында йөрдем. Үги әтинең гаиләсенә сыймадым. Яңа бистәгә дәү әни янына качып китә идем. Аның куенына кереп, йоклап киткән чаклар хәтердә. Әни эштән кайткач, мине өйдә тапмагач, үз әнисе янына йөгереп килеп җитә иде. Музыка мәктәбендә укыдым, зур куанычым - җырлау булды. Җырлагач бик яраталар, урта мәктәптә дә “Люся которая поет” дип йөртәләр иде. Хорда да, аерым да җырладым. Әле әтиемнең китаплары басылмаган вакытта, исемен кычкырып әйтергә ярамаганда, язучылар, композиторлар мине барыбер “Кечкенә Муса” дип йөрттеләр. Әнием бөтен әдәби кичәләргә, очрашуларга җитәкләп алып бара иде. Ә авыр чакларда көчле була белдем. Сынмадым, сыгылмадым. Куйган максатларыма ирешә килдем. Заманында Ильяс Әүхәдиев мине дирижерлык итәргә өйрәтте. Музыка мәктәбенең хисап концерты университетта булды. Анда симфоник оркестрга дирижерлык иттем. “Синең әтиең мине Алтынчәч дип йөртә иде!” Казанда Алтынчәч партиясен беренче булып башкарган Галия Кайбицкая миңа шулай дип әйтте. Югары ноталарны алганда әти Кайбицкая өчен борчылып, дулкынланып торган. Әтием турында кино төшерәм дип Мәскәүгә режиссерлыкка укырга киттем (Люция Җәлилова “Моабитская тетрадь” фильмында режиссер ярдәмчесе була. Бу хакта газетабызда язган идек. - Автордан.)



Люция ханым кызы Лилиан һәм оныгы белән


- Люция ханым, Оренбургта Җәлил хөрмәтенә бай эчтәлекле, заманча җиһазландырылган музей эшли. Анда туганнарыгыз да бардыр әле. Әтиегезнең туган ягында булганыгыз бармы?

- Бик барасыбыз килә, ләкин безне чакыручы юк. Татарстаннан да баргалыйлар, әмма безгә әйтмиләр. Әйтерсең, без дөньяда юк. Хәер, озак еллар Казанда яшәп, хәзер инде Петербургта унынчы ел гомер итүем дә очраклы хәл түгелдер, дип саныйм. Әтием Волхов фронтында әсирлеккә төшә бит. Шул җирләргә барып, танышып кайтабыз әле. Анда Муса Җәлил исемендәге мәктәп  бар. Алар безне чакырган иде. Ә менә Оренбургка барып, Мостафа авылында әтием рухына Коръән укытасым килә.

- Башка туганнарыгыз белән элемтәдә торасызмы?

- Әтинең берничә никахы билгеле. Бу берәүгә дә сер түгел. Әни исән чагында Әминә апага, балаларны таныштырыйк, дип хат язган иде. Ә Альбертның әнисе Рауза апа: “Улымның синең кызны күрәсе килә”, дип безгә үзе хат язды. Без таныштык, дуслаштык. Ул чакта миңа уналты яшь булгандыр… Альбертның оныклары Казанда яши. Әтинең тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә без дә бар идек. Чулпан да кызы белән килде. Шул чакта аларны Лилиан белән таныштырдым. Әминә апа безне: Альбертны да, мине дә халыкка күрсәтмәү, танытмау ягында иде. Безне әле дә  халыктан яшерәләр. Альберт вафат булгач кына телевизордан: “Муса Җәлил улы үлде”, – дип әйттеләр әйтүен. Ә аңарчы Альбертка әтисенең юбилеена  хәтта чакыру билеты да килмәгән. Без инде боларга түздек, әни хатлар да язып карады... Архивымда Минтимер  Шәймиевтән килгән котлауларны кадерләп саклыйм.

- Күңелегездә үпкә хисе бар, димәк?..

- Казанда Җәлил һәйкәле янында узган чарада бер елны әтигә мөнәсәбәтле һәркемне, хәтта шахмат уйнарга әти янына кереп йөргән күршесенә кадәр телгә алдылар. Ә без шунда басып торабыз, безне искә алучы да булмады. Шуннан соң андый очрашу, җыелышларга, чакыручы булмаганда, бармыйбыз да. Петербургта әтинең һәйкәле бар, февраль, май, август айларында аңа чәчәкләр илтәбез... Ә Казанга кайтасы бик килә: әнинең каберен  зиярәт кылу бик яхшы булыр иде.

                            Мөршидә КЫЯМОВА
Караулар: 418 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: М.Җәлил