19:55 Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» уңаеннан мөрәҗәгате | |
Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыбыз, зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә төшкәч, мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында һәм техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен, тупланган белем һәм тБүген “белем – көч” канатлы гыйбарәсе яңа эчтәлек ала. Тиз үзгәрчән тормыш, заман икътисадының катгый шартлары белем һәм тәрбия бирүгә югары таләпләр куя. Уңышлы һәм бәйсез булыр өчен югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр әзерләү, яшьләрдә әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар булдыру өстендә дәүләт һәм җәмгыятьбергәләп эшләргә тиеш. Татарстанда белем бирүнең төрле мөһим юнәлешләрдә һәрвакыт алдынгы урында торуы шатландыра. Бу, һичшиксез, укытучыларыбызның,профессорларыбызның, тәрбиячеләребезнең, тренерларыбызның һәм энтузиаст-педагогларыбызның төп казанышы. Үзенең игелекле хезмәте белән яшь йөрәкләрдә белем уты кабызучы,гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм Ватаныбызга мәхәббәт уятучы һәркемгә без чын күңелдән рәхмәтлебез. Яңа уку елы барыбыз өчен дә яңа иҗади казанышлар һәм җиңүләр,бөек фәнни ачылышлар елына әверелсен! Барыгызга да тынычлык, бәхет,имин-мул тормыш телим! Бәйрәм белән, кадерле татарстанлылар! Белем көне белән! Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов». Чыганак:
| |
Караулар: 991 | | |