Баш бит » 2012 » Ноябрь » 6 » Русиядә ана телен өйрәнү ирекле булачакмы?
17:16
Русиядә ана телен өйрәнү ирекле булачакмы?
     Башкортстан белән Татарстанда әти-әниләр күтәргән «тел мәсьәләсе» Дәүләт Думасына кадәр барып җитте. Тиздән туган телен өйрәнү-өйрәнмәү һәр мәктәп укучысының үз ихтыярында булачак.
Республикабыз мәгариф учреждениеләрендә туган телне укыту проблемасы инде берничә ел игътибар үзәгендә. Рус телен яклаучы ата-аналар митингларга да чыккалый, интернет-форумнарда актив пропаганда алып бара. Алар башта рус телен мәктәптә аз укыталар, дип зарланса, хәзер инде бөтенләй рус милләтендәге укучыларга татар телен кертмәү яклы.
                Рус теле түгел, башкалары кимсетелә
Татарстан парламентының Милли мәсьәләләр буенча комитеты исә бездә татарчаның рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылуын җирле Конституциягә бәйли – республикада ике дәүләт теле бит. Шуңа татар балалары гына түгел, рус һәм башка милләттәгеләр дә татар теле дәресләренә йөрергә тиеш. Рус теле, дәүләт теле буларак, Россия Федерациясе Конституциясе белән яклана. Әмма федераль канун төбәкләрдә рус теле белән беррәттән җирле халык теленең дә дәүләт теле буларак куллануын тыймый.
    Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы буенча, ана теленә игътибар башлангыч сыйныфларда гына зур. 7 сыйныфтан соң татар теле дәресләре, киресенчә, кыскартыла да әле. Мәктәп елларыннан истә: 11 сыйныфта татар теле дәресе атнасына бер генә иде.
                Мәҗбүри булмаса, тел бетә
    Татарстан һәм Башкортстанда милли мәгарифкә каршы торучы әти-әниләр шикаяте Дәүләт Думасына җиткерелде. Хәзер аның Милләтләр буенча комитеты «Дәүләт теле турындагы» закон проекты әзерли. Канун авторлары аңлатканча, мәктәп укучысының ана теле буларак нинди тел өйрәнүе әлегә төбәк хакимияте карамагында. Законга үзгәрешләр үз көченә керсә, нинди туган тел үзләштерәсен бала үзе яки аның әти-әнисе хәл итәчәк.
    Комитет рәисе Гадҗимәт Сәфәргалиев сүзләренә караганда, закондагы үзгәрешләр рус телен кысрыклауны бетерер өчен эшләнә. «Рособрнадзор, Россия Мәгариф министрлыгының ваемсызлыгы аркасында милли төбәкләрдә яшәүче рус балалары җирле телне ана теле дәрәҗәсендә өйрәнде», – ди ул. Шул ук вакытта Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов "республикада рус теле җирле тел хисабына кимсетелми” дип тәкрарлый.
    Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин сүзләренә караганда, әгәр ана телен өйрәнүне ирекле итсәң, республика телләрен өйрәнү ихтыяҗы юкка чыгачак. Аның фикеренчә, ана телен укытмыйк дип йөрүчеләр арасында шул ук милләт вәкилләре шактый.
Чыганак                                                                  Миләүшә ЗАКИРОВА
Караулар: 1500 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле, ана теле