Баш бит » 2012 » Ноябрь » 6 » Татарстан Конституциясенә – 20 ел
17:35
Татарстан Конституциясенә – 20 ел
    Татарстанда бу көннәрдә республиканың сәяси тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгын билгеләп үтәләр.
    1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның Югары Советы депутатлары бертавыштан диярлек республика Конституциясен кабул итте. Бу Татарстан үсешенә уңай йогынты ясаган һәм республиканың хәзерге уңышларына нигез булган мөһим тарихи чара. Шуңа да төп закон кабул ителүнең 20 еллыгын Татарстанда зурлап билгеләп үтәләр.
    Шушы уңайдан, 2-3 ноябрь көннәрендә, Казанда "Яңа федератив Россиянең торгызылуы: Татарстан Республикасының конституцион закон чыгару тәҗрибәсе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Җомга көнне бу чараның ачылышы күпсанлы кунаклар катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.
    Тантаналы чараны Татарстан Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул республика Конституциясенең Татарстан үсешенең нигезе булын билгеләп үтте һәм аның шактый катлаулы, сәяси һәм икътисади тотрыксызлык вакытында кабул ителгәнен искә алды. Гомумән, бу документның нинди авыр чакта, катлаулы шартларда кабул ителүе хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, 20 ел элек булган чараларда актив катнашкан республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә, Мәскәү кунагы, сәясәтче Сергей Шахрай да әйтеп узды.
    1992 елда Россия хөкүмәте вице-премьеры булган Сергей Шахрай Татарстанның Суверенитет турындагы декларацияне, Конституцияне кабул иткән вакытлар турында үз хатирәләре белән дә уртаклашты. Аның истәлекләре залда утырган күпләрнең ул чаклардагы вакыйгаларга бәйле хатирәләрен яңартты. Фәрит Мөхәммәтшин, мәсәлән, Татарстанның Төп законын Россиянең Конституцион мәхкамәсендә яклаган чаклар турында сөйләп узды.
    Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев исә үзенең чыгышында тәнкыйть сүзләре дә җиткерде. "Бездә хәзер кайберәүләр илнең империя вакытындагы тарихы буенча ностальгия кичерә, Татарстан Конституциясеннән бер елдан соң кабул ителгән Россиянең Төп законы маддәләрен үтәмәү очраклары сиземләнә”, - дип сөйләде Шәймиев, төрле халыкларга туган телләрен өйрәнүне кысу, төбәкләрне регион башлыкларының исемен билгеләү хокукыннан мәхрүм итүләрне күз алдында тотып. Хәер, үз чыгышын ул барыбер шактый оптимистик рухта, татарчалап: "Барысы да тәртиптә булыр!” - дип тәмамлады.
    Әлеге тантаналы чарада шулай ук Россиянең Дәүләт Думасы, Федерация Советы вәкилләре, Төркмәнстан, Казахстан, Әрмәнстан, кайбер Россия төбәкләре вәкилләре дә котлау сүзләре җиткерде.
    Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли чара шимбә көнне секция утырышларында фикер алышу белән дәвам итәчәк.

Чыганак
Караулар: 1890 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Татарстан Конституциясе