Баш бит » 2016 » Февраль » 16 » Татарстанда БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли
19:42
Татарстанда БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли

2Татарстанда БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшли016  елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә.  “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Сорауларга җавапны дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәг-тән 18 сәг-кә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгына +7 (843) 294-95-62 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.  Моннан тыш, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линиясен" ача. Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10.00дән 18.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча бирергә була. Сорауларны ведомствоның рәсми сайтында "Электрон кабул итү бүлмәсе" бүлегендә кайтма элемтә формасы аша да җибәрергә мөмкин.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru

 
 

 

 
Караулар: 912 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: БДИ