Баш бит » 2012 » Август » 24 » Татарстанда Туфан Миңнуллин музее ачылачак
21:08
Татарстанда Туфан Миңнуллин музее ачылачак
   Танылган драматург, язучы, депутат Туфан Миңнуллин 25 август көнне үзенең 77 яшен тутырган булыр иде. Әлеге дата уңаеннан Татарстанда махсус чаралар узачак.
   2012 елның 25 августында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 77 ел тула. Кызганычка, быел май аенда Туфан ага арабыздан китте. Ул Казанның Татар зиратына җирләнде.
  Драматургның туган көне уңаеннан бу көнне аның туган ягы Кама Тамагы районында истәлекле вакыйга - Туфан Минңнуллин музеен ачу тантанасы узачак. Музей ачылышына юл тотканчы, Туфан Миннуллинның хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары аның каберенә барып, чәчәкләр салачак.
Чыганак

Караулар: 1390 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Т.Миңнуллин, Музей