00:14 Укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада | |
Интернет-тест узуга күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта К(П)ФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә. Интернет-тест уздыру нәтиҗәләре К(П)ФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2015 елның 26 декабренә кадәр эленәчәк. Һәр категория буенча икенче турга үтү мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2016 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнә. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, беренче тур (сайлап алу) җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк. Икенче турга узган катнашучылар исемлеге К(П)ФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы сайтында 2016 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2016 елның 20 апреленнән соң үткәрелә. Икенче турда сайлап алу туры җиңүчеләре катнаша. К(П)ФУның abiturient.kpfu.ru порталындагы җиңүчеләр исемлеге беренче тур (сайлап алу) җиңүчесен икенче турда катнашуы өчен нигез булып тора. Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Олимпиаданың икенче турында барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. Сезне олимпиадада катнашырга чакырабыз! Оештыручылар белән элемтә: Конкурсны оештыру комитеты: 8(843) 2949510, 2925993 Техник ярдәм бүлеге: 8(843) 2387711; e-mail: rt.test@kpfu.ru | |
Караулар: 1053 | | |