Баш бит » 2012 » Сентябрь » 25
    Сөмбелә (гарәп. سنبله‎ сөнбелә — «башак») — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып, "Сөмбел” "сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге "Сөмбелә”гә әйләнгән.
  Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календаре кулланылган һәм сигезенче ай "Сөмбелә” дип йөртелгән. Ул  көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырыла. 
"Сөмбелә” табыны камыр ашларына, сый-нигъмәткә бай була.
 Бүген Кукмара районы мәдәният йортында да Сөмбелә бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмнән кайбер мизгелләр:

... Дәвамы

Караулар: 1990 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 25.09.2012

    Габдулла Тукайның данлыклы "Шүрәле”сен бүген дөньяның унбиш милләт баласы укый ала. Татар шагыйренең әлеге әсәрен хәзер гарәп балалары да укый ала.
   Татар әкиятен гарәпчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Әшраф Әбуль Язидның Казанга беренче генә килүе түгел. Кувәйтта нәшер ителә торган "Әл-Араби" журналы хезмәткәре Әшраф Әбуль Язид татар әкиятенең тәрҗемә ителү барышы хакында безнең газета укучылары белән дә уртаклашты. Мисыр язучысы Татарстанның хәзерге заман шагыйрьләре белән дә кызыксына. Киләчәктә әдәбият сөюче гарәпләр Ләис Зөлкарнәй иҗаты белән дә таныша алыр дип уйлыйбыз. Казан кунагы күңеленә татар шагыйренең иҗаты хуш килгән.       
- Әшраф, Тукай турында кайдан ишеттегез? 
 - Беренче тапкыр мин Габдулла Тукай турында моннан биш ел элек Казанга килгәч ишеткән идем. Тукайның татарлар тормышында, әдәбияты, теле үсешендә нинди роль тотканы турында белдем. ... Дәвамы
Караулар: 1499 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 25.09.2012