Баш бит » 2012 » Сентябрь » 20
   Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар телен «Бала» дип атала торган махсус интернет-китапханә аша өйрәнә ала. Монда уку-укыту, тәрбия процессы кечкенә укучыларга кызыклы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган.
   Бүген Татарстанның Мәгарифне үстерү институты бинасында әлеге интерактив, мультимедияле китапханәне халыкка тәкъдим итү чарасы узды. Әйтергә кирәк, институт әлеге уникаль проектны «Татармультфильм» белән берлектә тормышка ашыра.
   Проектның төп максаты - балаларда кечкенә яшьтән үк татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, төрле рәсемнәр, тавышлар, мультипликация чаралары ярдәмендә дәресләрне күңелле итү, шул рәвешле укучыларны татар телен өйрәнүгә өндәү. Балаларны заман таләпләренә туры китереп тәрбияләү, аларны интеллектуаль яктан үстерү дә төп бурычларның берсе.
    «Китап, китапханә кебек сүзләрдән балалар көннән-көн читләшә бара. Ә китап уку исә элек-электән тел ачкычы, тәрбия баскычы булып саналган. Заманча интернет-технологияләрне һәм гуманитар белем бирүне берләштерү асылыбызга кайтырга, балаларда китапларга, телгә карата хөрмәт уятырга мөмкинлек бирәчәк», дип саный «Татармультфильм» берләшмәсенең җитәкчесе Марат Ганиев. Чыннан да, әлеге проект балалар алдында зур мөмкинлекләр ача. Әл ... Дәвамы
Караулар: 1369 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.09.2012

  Татарстанда икетеллелекне тәэмин итү, рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү – республикада милләтара татулыкны саклап калуның һәм тотрыклылыкның нигезе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында.
Үзенең Юлламасы белән Президент депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый, дини оешмалар вәкилләре катнашында узган республика Дәүләт Советының XXXI сессиясендә чыгыш ясады. Анда Татарстан Президенты милли сәясәт темасына аерым тукталып, кайбер көчләрнең икетеллелек мәсьәләсен үз максатларында кулланып, республикадагы милли тотрыклык, дуслыкка зыян салырга телиләр, диде. Һәм аларның провокацияләренә бирешмичә, Татарстанда күп еллар алып барыла торган ике дәүләт телен өйрәтү юнәлешеннән ваз кичелмәячәген белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз элемтәдә тору әһәмиятен ассызыклады. Ул Бөтендөнья татар конгресссының чираттагы корылтаена әзерлек баруын, җәйдән "ТНВ-Планета” каналы эшли башлавын, киләсе елдан ана теленә өйрәтүче он-лайн программа тормышка ашырылуын әйтеп китте.

Хәер, үзенең Дәүләт Советы депутатларына Юлламасын Рөстәм Миңнеханов Татарстанның быелгы уңышларын санап китүдән башлады. Дөньяда шактый авыр икътисадый ... Дәвамы
Караулар: 2239 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.09.2012