Баш бит » 2012 » Сентябрь » 07
    Казан федераль университеты Россия Федерациясендәге ерак һәм якын чит илләрдәге укучыларны һәм студентларны татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакыра. Татар теле һәм әдәбияты буенча әлеге халыкара олимпиада Татарстан Республикасының 2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
     Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
26 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучыларны КФУның abiturient.kpfu.ru порталында теркәү;
Беренче (сайлап алу) тур (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның "өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә;
 Икенче тур – 2012 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр. Икенче тур сайлап алу туры (интернет-тест) нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Икенче турга үткән катнашучылар исемлеге, 2012 нче е ... Дәвамы
Караулар: 1647 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 07.09.2012