Баш бит » 2013 » Гыйнвар » 13
  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән.
  Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучы татар теленнән имтиханны дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында тапшырырга тиеш була. Бу татар балаларына да башка милләттән булган укучыларга да кагыла.
Караулар: 3280 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 13.01.2013