Баш бит » 2013 » Гыйнвар » 29
  Рособрнадзор 9 нчы сыйныфта дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү вакытын билгеләде.
Расписание буенча укучылар 28 майда - математикадан; 31 майда – Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән; 4 июньдә – рус теленнән ; 7 июньдә - Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән имтиханнар тапшырачак.
11 һәм 14 июньгә өстәмә көннәр куелган. 11 июньдә - математика, история России, география, биология, физика, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), 14 июньдә рус теле, җәмгыять белеме, химия, һәм информацион-коммуникатив технологияләр, рус әдәбияты предметларыннан сынау бирү мөмкинлеге бар.
Татарстанда тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри куелган. Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында яңа - дәүләт (йомгаклау) аттестациясе формасында татар теленнән имтихан тапшыруны да кертте. Шул ук вакытта традицион форма да сакланып калды ... Дәвамы
Караулар: 1503 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 29.01.2013