Баш бит » 2013 » Гыйнвар » 30
   Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Кукмара районы Аман-Оштырма авылында туа. Яшьли ятим кала. Арча районы Субаш Аты авылында урнашкан балалар йортында тәрбияләнеп, шунда урта белем ала. Казан дәүләт химия-технология институтында укыганда, армия сафларына чакырыла, Төньяк хәрби флотында хезмәт итә.
Р.Шәрипов - "Тәрәзәдә утлар" (1983), "Ян, учагым!" (1988), "Күк һәм күңел йолдызлары" (1989), "Йорт иясе" (1996), "Мәңгелек сер" (2005) исемле китаплар авторы.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем йөртә. Казанда яши.Илһам Шакиров: "Җырлаучылар күп хәзер, җырчылар гына аз", - дигән кебек, шигырь язучылар биниһая күп, ә шагыйрьләр - бармак белән генә санарлык.
"Киттек-килдек, алдым-салдым, барам-кайтам" кебек рифмаларга корылган, ни укып та күңелне дә, уйны да кузгатмаган төче юллар язылу гына түгел, "мин-сине, син-мине" дип, бишәр-алтышар тапкыр тәкрарланган куплетларга язылган җырулар басты татар радио-телевидениесен. Якутлар табыладыр вакыт белән, дигән гыйбарә бар бит. Чыннан да, җыручылар да күп, шигъри юллар язучылар да, тик аларның бер-икесе генә халык хәтерендә уелып калыр. Шул калганнарын классиклар дип атарлар. Пушкин, Тукай, Такташ вакытларында да шигырь язучыл ... Дәвамы
Караулар: 1497 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 30.01.2013