![]() Нәүрүз (фар. نوروز — яңа көн) — Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга — 21–22 мартка туры килә. Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Караулар: 1648 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 21.03.2012
|
![]() Бәйгедә 7 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.
I төркем - 7-10 яшь
II төркем - 11-14 яшь
III төркем - 15-18 яшь
Иң яхшы башкаручылар дипломнар һәм автор тарафыннан язылган рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Караулар: 1692 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 16.03.2012
|
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезнең барыгызны да язның иң гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Һәр туар таң сезгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен!
![]()
Караулар: 1451 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 07.03.2012
|