Баш бит » 2012 » Сентябрь » 20 » «Бала» татар телен интернет аша өйрәтәчәк
21:37
«Бала» татар телен интернет аша өйрәтәчәк
   Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар телен «Бала» дип атала торган махсус интернет-китапханә аша өйрәнә ала. Монда уку-укыту, тәрбия процессы кечкенә укучыларга кызыклы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган.
   Бүген Татарстанның Мәгарифне үстерү институты бинасында әлеге интерактив, мультимедияле китапханәне халыкка тәкъдим итү чарасы узды. Әйтергә кирәк, институт әлеге уникаль проектны «Татармультфильм» белән берлектә тормышка ашыра.
   Проектның төп максаты - балаларда кечкенә яшьтән үк татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, төрле рәсемнәр, тавышлар, мультипликация чаралары ярдәмендә дәресләрне күңелле итү, шул рәвешле укучыларны татар телен өйрәнүгә өндәү. Балаларны заман таләпләренә туры китереп тәрбияләү, аларны интеллектуаль яктан үстерү дә төп бурычларның берсе.
    «Китап, китапханә кебек сүзләрдән балалар көннән-көн читләшә бара. Ә китап уку исә элек-электән тел ачкычы, тәрбия баскычы булып саналган. Заманча интернет-технологияләрне һәм гуманитар белем бирүне берләштерү асылыбызга кайтырга, балаларда китапларга, телгә карата хөрмәт уятырга мөмкинлек бирәчәк», дип саный «Татармультфильм» берләшмәсенең җитәкчесе Марат Ганиев. Чыннан да, әлеге проект балалар алдында зур мөмкинлекләр ача. Әлеге интернет-китапханәдән алар бер яки берничә китап «яздырып» кына калмый. Биредә нәни укучыларга аудиокитап, рәсемле альбом, әдәби караоке кебек «уку әсбаплары» да тәкъдим ителә.
   Китапханә белән танышу кысаларында тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен махсус мастер-класслар да үткәрелде. Ә иң кызыклысы - Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләреннән берничә эксперименталь төркем оештырылды. Әлеге тикшеренүдә 1500гә якын бала да катнашыр дип планлаштырыла. Китапханәдән теләге булган һәркем файдалана ала. Моның өчен бала.рф адресы аша сайтка керергә генә кирәк.
    Эксперимент нәтиҗәләре ел азагында билгеле булачак. Шул рәвешле проект эшчәнлегендә катнашкан укучыларның башка яшьтәшләре белән чагыштырганда интеллектуаль яктан үсеше югарырак буламы-юкмы дигән сорауга җавап алыначак, дип көтелә.
Караулар: 1371 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле