Баш бит » 2012 » Сентябрь » 5 » “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
18:59
“Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
   Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 нче  елның 1 ноябрендә узачак "Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән, күренекле татар педагогы мәгърифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел, татар педагогы, мәгърифәтчесе Салихҗан Барудиның тууына 150 ел булу уңаеннан оештырылачак төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.
  Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин. Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм материалларны 1 октябрьгә кадәр җибәрү сорала.
  Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар битнең аскы өлешендә бирелә.
  Конференция материалларын җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Публикация өчен түләү -  150 сум.
  Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.
  Хатлар өчен адрес: 420014, Казан шәһәре, Кремль, 5 подъезд, каб.14 (Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге).
  Электрон адреслар: citno2010@gmail.com, rezeda.saf@mail.ru
  Контактлар өчен телефон: (843) 2921762, факс: (832) 2926482


   Гариза үрнәге
1. ФИО (тулысынча).
2. Эш урыны.
3. Вазифасы, гыйльми дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме.
4. Чыгышның исеме.
5. Адрес, электрон адрес, белешмә өчен телефон (эш / өй), шәһәрнең коды һәм факс.


  Гаризагыз һәм чыгышыгызның электрон һәм кәгазь варианты алынганнан соң, Сезгә конференцияне үткәрүнең төгәл датасын күрсәткән чакыру кәгазе җибәреләчәк.


Чыганак: http://belem.ru/node/3812
Караулар: 8518 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Г.Баруди, конференция, С.Баруди