Баш бит » 2012 » Сентябрь » 20 » Икетеллелек – тотрыклылыкның нигезе
21:15
Икетеллелек – тотрыклылыкның нигезе
  Татарстанда икетеллелекне тәэмин итү, рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү – республикада милләтара татулыкны саклап калуның һәм тотрыклылыкның нигезе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында.
Үзенең Юлламасы белән Президент депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый, дини оешмалар вәкилләре катнашында узган республика Дәүләт Советының XXXI сессиясендә чыгыш ясады. Анда Татарстан Президенты милли сәясәт темасына аерым тукталып, кайбер көчләрнең икетеллелек мәсьәләсен үз максатларында кулланып, республикадагы милли тотрыклык, дуслыкка зыян салырга телиләр, диде. Һәм аларның провокацияләренә бирешмичә, Татарстанда күп еллар алып барыла торган ике дәүләт телен өйрәтү юнәлешеннән ваз кичелмәячәген белдерде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз элемтәдә тору әһәмиятен ассызыклады. Ул Бөтендөнья татар конгресссының чираттагы корылтаена әзерлек баруын, җәйдән "ТНВ-Планета” каналы эшли башлавын, киләсе елдан ана теленә өйрәтүче он-лайн программа тормышка ашырылуын әйтеп китте.

Хәер, үзенең Дәүләт Советы депутатларына Юлламасын Рөстәм Миңнеханов Татарстанның быелгы уңышларын санап китүдән башлады. Дөньяда шактый авыр икътисадый шартлар булуга карамастан, бу елны да республикада уңай динамика саклана, икътисадый үсеш кәрсәткече 5 проценттан арткан. Президент киләсе елга да әлеге темпларны саклап калып, халык тормышы сыйфатын арттырырга, иҗтимагый оешмалар, гражданлык җәмгыятенең ролен үстерергә кирәклеген белдерде. Электрон ресурсларның, социаль челтәрләрнең елдан-ел киңрәк таралыш ала баруын исәптә тотып, журналистлар, мәгълүмат чараларының мәгълүмати кырда аеруча зур роль уйнавын билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Юлламаның төп темасы булып кешеләр тормышы өчен мөһим булган икътисад тармагы торгандыр. Быелгы уңышларны, үткәрелгән чараларны, килгән чит ил кунакларын барлап, Татарстан башлыгы төбәкара хезмәттәшлекне һәм төрле илләр белән багланышларны арттырырга кирәклеген әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика икъдисатында аеруча зур роль уйнаучы "КАМАЗ” берләшмәсе, "Алабуга” махсус икътисадый зонасы, "ТАНЕКО”, "Татнефть” һәм башка компанияләрнең эшчәнлеген камилләштерергә, яңа, заманча технологияләр кулланып, дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарырга кирәк. Президент чыгышында республикада соңгы араларда игътибар үзәгендә булган IT-технологияләр тармагын үстерү мөһимлеге дә билгеләп үтелде.

Шулай ук Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аңа кулдан килгәнче ярдәм итү, кирәкмәгән киртәләрне бетерү хакында да сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш Юлламада республикада авыл хуҗалыгы тармагы, аерым алганда фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына ярдәмне арттыру турында да әйтелде.

Казанда дин әһелләренә җәй урталарында булган һөҗүмнәр дә искә алынды. Шуларны телгә алып, Президент республикада традицион диннәрне, гореф-гадәтләрне генә үстерергә кирәклеген әйтте. "Без ят дини агымнарга каршы торырга тиеш. Ә дини эшләр белән акыллы белгечләр, профессионалар гына шөгыльләнә ала”, - диде Татарстан башлыгы.

Юлламаның ахырында Рөстәм Миңнеханов республикада 2013 елда узачак Универсиадага тукталды. Ул әлеге зур спорт чарасына әзерлек кысаларында эшләнгән гамәлләрне санап, татарстанлыларга Универсиададан соң да хезмәт итәчәк юллар, спорт корылмалары хакында сөйләде. Һәм бу әһәмиятле спорт чарасын үткәргәндә иминлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Бар тыңларга теләүчеләр өчен Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына Юлламасының телевизион һәм радиотрансляциясе туры эфирда барды.

Чыганак



Караулар: 2234 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле