Баш бит » 2013 » Гыйнвар » 1 » Рөстәм Миңнехановка “Ана теле” татар теленә дистанцион өйрәтү информацион-укыту проектын тәкъдим иттеләр
19:15
Рөстәм Миңнехановка “Ана теле” татар теленә дистанцион өйрәтү информацион-укыту проектын тәкъдим иттеләр
  "Ана теле” татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проекты ТР һәм EF Education First компаниясе белгечләре белән берлектә эшләнелә (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ”).
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка "Ана теле” татар теленә дистанцион өйрәтү информацион-укыту проектын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    
      Исегезгә төшерик, "Ана теле” татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проекты ТР һәм EF Education First компаниясе белгечләре белән берлектә эшләнелә. Татарстан ягыннан проект эшенә югары квалификацияле филологлар, татар теле укытучылары җәлеп ителгән.
      Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, бүген дөньяда якынча 7 миллион татар яши, Россиядә соңгы халык санын алу буенча – 5,5 миллион кеше, аларның якынча 2 миллионы гына ТР территориясендә яши. Татар теленә тел буларак, БДБ илләрендә, чит илдә ихтыяҗ бар, дистанцион өйрәнү күп ватандашларга туган телне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
     Проект кысаларында башкарылган эш турында төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстан ягыннан проектта 26 белгеч эшләвен, эшнең дүрт төркемдә алып барылуын хәбәр итте. Бүгенге көндә проект кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм төшерелгән, 5 меңнән артык аудио ролик яздырылган һ.б.
     Уртак проект эше нәтиҗәләре турында EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков сөйләде. Ул on-line мәктәп проектында 9 тел дәрәҗәсе күзалдында тотылуын, яхшы җитештерү базасы булдырылуын билгеләде. Алга таба Эдуард Балдаков "Ана теле” программасының тест версиясен күрсәтте – кулланучының системадан теркәлүеннән, аның тел дәрәҗәсен бәяләүдән алып, программада эшләүгә кадәр. "Ана теле” татар теленә өйрәтү on-line мәктәбе проектына тәүлек дәвамында дөньяның төрле җиреннән кереп булачак.
     Рөстәм Миңнеханов кулланучылар программаның тест версиясенә якын арада керә алсыннар өчен (беренче берничә дәрәҗә), проект өстендә тагын да активрак эшләргә тәкъдим итте.
    Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.
 
Караулар: 1514 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле, Ана теле проекты