Баш бит » 2012 » Сентябрь » 12 » «Сөйлим әни телендә» исемле район күләмендәге татар шигыре бәйгесе
19:52
«Сөйлим әни телендә» исемле район күләмендәге татар шигыре бәйгесе
    Татарстан Республикасының тарихи- мәдәни мирасы елы кысаларында Кукмара районы Мәгълүмати – методик үзәге «Сөйлим әни телендә» исемле татар шигыре бәйгесе үткәрә.
   Бәйгенең максатлары:
• туган телнең асылын, аһәңлелеген төшендерү;
• каләм тибрәтүче укучыларны барлау;
• шигъриятнең җәмгыятьтәге ролен күрсәтү;
• укучыларда әни теленә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләү.
                            Бәйгене үткәрү тәртибе һәм вакыты
Бәйге ике этапта үткәрелә.
Бәйгене үткәрүнең һәр этабында да оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары билгеләнә.
 I этап – мәктәп күләмендә бәйге (2012нче елның 17 сентябреннән 6 октябренә кадәр). Беренче тур буенча иң әйбәт ике эш (1 эш- 5-7 сыйныфлар арасыннан, 1 эш- 8-11 сыйныфлар арасыннан) сайлана һәм 2012нче елның 10 октябренә район күләмендә үткәрелгән бәйгегә электрон һәм кәгазь вариантларда тәкъдим ителә (А.М. Шаймардановага – Кукмара районы Мәгълүмати – методик үзәгенең баш белгеченә). Соңга калып китерелгән эшләр кабул ителми һәм тикшерелми.
II этап – район күләмендә бәйге (2012нче елның 12нче октябре). ММҮ китерелгән эшләр комиссия тарафыннан карала. Китерелгән эшләр кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.
                                  Бәйгенең катнашучылары
 Бәйгедә Кукмара районы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.               
                                 Бәйгедә катнашу шартлары
Катнашучы бәйгегә татар телендә үзе язган 2 шигырь тәкъдим итә. Шуларның берсе – туган телгә, туган якка багышлап язылган булырга тиеш, 1- ирекле темага. Иң яхшы иҗади эшләр җыентыкка кертелә, ММҮ сайтына урнаштырыла.
Титул битендә мәктәп исеме, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм укытучысы күрсәтелә.
Шигырь укучы тарафыннан язылган һәм беркайда да басылып чыкмаган булырга тиеш.
              Җиңүчеләрне бүләкләү түбәндәге тәртиптә оештырыла:
I урын - 2 укучы;
II урын - 2 укучы;
III урын - 4 укучы;
«Яшь шагыйрь/шагыйрә» номинациясендә җиңүче;
«Минем беренче шигырем» номинациясендә җиңүче.
Караулар: 2307 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: бәйге, Кукмара, шигырь, Сөйлим әни телендә