22:27 Тиздән татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада башланачак | |
![]() Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган: 26 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучыларны КФУның abiturient.kpfu.ru порталында теркәү; Беренче (сайлап алу) тур (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның "өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә; Икенче тур – 2012 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр. Икенче тур сайлап алу туры (интернет-тест) нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Икенче турга үткән катнашучылар исемлеге, 2012 нче елның 20 нче сентябренә кадәр abiturient.kpfu.ru порталында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында http://mon.tatarstan.ru/ урнаштырылачак; Икенче тур түбәндәге этаплардан тора: - телдән сөйләм конкурсы; - татар теле һәм әдәбиятына, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне һәм тәкъдим ителгән темага эссе язуны үз эченә алган язмача конкурс; - башкару осталыгы конкурсы (татар җырлары һәм биюләре, сәнгатьле сөйләм); - туган ил яки яшәү урыны белән таныштыру конкурсы (презентация, видеоматериаллар рәвешендә һ.б.) Катнашу шартлары: Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 9, 10, 11 сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар Олимпиадада катнаша ала (14-25 яшьләрдәге). Конкурста катнашу өчен катнашучы КФУның abiturient.kpfu.ru порталында үзе регистрация үтәргә тиеш. Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Олимпиаданың икенче турында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Олимпиадада катнашучыларның һәрберсенә катнашучы сертификаты биреләчәк. Контактлар: (843)292-27-74, 292-59-93 Конкурсны оештыру комитеты: (843) 292-27-74, 292-59-93 КФУ ның техник ярдәм бүлеге: (843) 238-77-11 e-mail: rt.test@ksu.ru | |
Караулар: 1766 | | |