Баш бит » 2013 » Гыйнвар » 30 » Тукай кулын кысар иде
16:55
Тукай кулын кысар иде
   Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Кукмара районы Аман-Оштырма авылында туа. Яшьли ятим кала. Арча районы Субаш Аты авылында урнашкан балалар йортында тәрбияләнеп, шунда урта белем ала. Казан дәүләт химия-технология институтында укыганда, армия сафларына чакырыла, Төньяк хәрби флотында хезмәт итә.
Р.Шәрипов - "Тәрәзәдә утлар" (1983), "Ян, учагым!" (1988), "Күк һәм күңел йолдызлары" (1989), "Йорт иясе" (1996), "Мәңгелек сер" (2005) исемле китаплар авторы.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем йөртә. Казанда яши.Илһам Шакиров: "Җырлаучылар күп хәзер, җырчылар гына аз", - дигән кебек, шигырь язучылар биниһая күп, ә шагыйрьләр - бармак белән генә санарлык.
"Киттек-килдек, алдым-салдым, барам-кайтам" кебек рифмаларга корылган, ни укып та күңелне дә, уйны да кузгатмаган төче юллар язылу гына түгел, "мин-сине, син-мине" дип, бишәр-алтышар тапкыр тәкрарланган куплетларга язылган җырулар басты татар радио-телевидениесен. Якутлар табыладыр вакыт белән, дигән гыйбарә бар бит. Чыннан да, җыручылар да күп, шигъри юллар язучылар да, тик аларның бер-икесе генә халык хәтерендә уелып калыр. Шул калганнарын классиклар дип атарлар. Пушкин, Тукай, Такташ вакытларында да шигырь язучылар бик күп булган, борынгы заманда уй-фикерне җыр, үткен сүз белән әйтеп бирүче чәчәннәр булган.
Шагыйрьләрнең чыны бер шигыре белән романнарга сыймаслык фикерләр әйтә белүләре белән данлыклы. Шагыйрь - иң беренче чиратта гражданин, туган ил, туган халкы өчен бөтен барлыгын багышлап, теше-тырнагы белән көрәшүче зат.
1991 елда Казанның Ирек мәйданында Татарстанга азатлык даулап ачлык игълан иткән унтугыз милләтпәрвәрнең җидесе - шагыйрьләр һәм каләм ияләре, калганнарының да шигъри җаннар булуына шик юк! Суверенлык игълан ителеп, Татарстан Республикасы сакланып калгач, аларның берсе генә дә чиновник кәнәфие дә, депутат мандаты да сорап йөрмәде.
Рәниф Шәриповка да хас ул ватанпәрвәрлек. Шигырьләрне күптән язса да, ул шигырь, шигъри китаплар саны артыннан кумый. Гомумән, дан-шөһрәт тәмен татыйсы килү аңа чит-ят сыйфат. "Аң йокысы" шигырендә:
Селкенмә, диләр, селкенмә,
Ваемсызларга елыш.
Уянганның уе хәтәр,
Уянмаганнар тыныч.
Мин уяндым! Ләкин мин юк!
Ишетегез сүземне!
Мин булырга тиеш монда!
Тик югалттым үземне... дип ачыргалана, милләтебезнең халәтен үзгәртә алмауга җаны газаплана.
Аның Татарстан китап нәшриятында 2012 елда чыккан "Азатлык көне" шигырьләр җыентыгындагы һәр шигыре утлы күмер тоткан кебек укыла. Ике йөз чамасы битле китаптагы "Азатлык көне", "Мәңгелек яра", Юл башы" бүлекләренә тупланган әсәрләрен су кебек берьюлы гына эчеп укып булмый. Туктыйсың, уйланасың... Шигырьләрнең һәр юлы афоризм, мәгънә, уй-фикерләрдән тора.
Рәниф Шәрипов татар милләте, аның теле, киләчәге өчен борчыла, дип әйтү генә аз булыр, ул чаң суга: бетәбез бит, уяныйк, ашыгыйк!
Яшәп булыр иде күпләр кебек,
Тук мәчедәй йоклап, сыйпалып.
Тик итәген җыеп йөрми икән
Кем көненә калыр бу халык?
Гасыры шул, контингентлар саен
Бетә коллык, үтә ул вакыт.
Табып кара, кемнәр яши икән,
Койрык болгап, чылбыр чыңлатып.
Азатлык, бәйсезлек, хөрлек турында шигырьләр күп язылды һәм язылачак та. Империяләр дөнья тарихында күп булган һәм изелгән халыкларның кайсы гына коллык халәтенә риза булып ятты икән? Вакытлар узу белән империяләр таркала, тик анда яшәгән бар халыклар да мөстәкыйльлек ала дигән сүз түгел, коллык чорында эреп юкка чыкканнары байтак. Шул көнгә калмасак иде.
"Җөмһүрият көне", имеш,
Аннан соң шәһәр көнеме?
Урам көне булыр аннан...
Бәдрәф көне булып җиткәч,
Юдыртырлар тартып баудан.
Кеше дигән зат бер-бер хәл булган очракта һәрчак диярлек сәбәп, сылтау таба. Без дә күп мәсьәләләрдә үзәкне гаепләү ягында. Тик гаеп атта да, тәртәдә дә була бит.
Ялгышасыз. Исеме аның
Мәскәү түгел. Урыс түгел.
Телен, динен, җанын саткан,
Иң хәтәре - татар бүген.
Каты әйтә Рәниф - шагыйрь, күңел түренә барып җитәрлек, йөрәкне телгәләрлек итеп әйтә белә. Ирексездән: "Болай ук кискен әйтү кирәк микән?" - дип тә куясың. Үзе дә бит әнә ничек ди:
Чыгырыннан чыгып,
Бетеп түземлеге.
Зәки йөри анда сүгенеп.
Зәки дөрес сөйли.
Ләкин боза эшне,
Әйтеп кайчак кирәк түгелен.
Шагыйрь сәясәтче түгел, әмма аның җан авазы сәясәткә тәэсир итми каламы?" Соңгы сүз" шигырендә илебездәге вәзгыятьне ничек төгәл сурәтли ул:
Базар уртасында шаулы сәхнә,
Ә сәхнәдә пәри туедыр.
***
Йоклый милләт, аю оясында
Селкенергә артык ярамый.
***
Көнаралаш типкәлиләр безне
Зур түрәләр әллә кайдагы.
Уяу булыйк. Ахры, күптән инде
Көтә безне Ирек мәйданы.
Ике милләт - игезәк башкорт-татар мәсьәләсенә дә битараф түгел шагыйрь. 90нчы елларда бик ямьсезләнгән мөнәсәбәтләргә ачынып, болай ди ул:
Кабер әзер. Кем кулында,
Күрәсеңме, көрәкне?
Күпме милләт бу кабердә,
Ә бу безгә кирәкме?
Куш уч төбе кадәр китапта милләт, ирек, тел, кайгы-борчулары да, дуслык-туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләре дә, мәңгелек тема - мәхәббәт тә урын алган.
Көйсез-моңсыз мул табыннар
әллә бозды
Туганнарны, җиребездән
таралышкан.
Дус-ишләрен, авылдашын
санга сукмый,
Күпләр хәләл-хәрәм малына
ябышкан.
Кем начар ди бу макталган
тырышлыкны?
Мал табуда, йорт салуда
оста татар!
Тик бу юлда, кирәк булса,
күп уйламый,
Милләтен дә, туганын
да уптым сатар...
***
Дус, туганнар булып
бүген кыланабыз,
Җырлаган булып
елыйбыз иске көйгә...
Тукай гыйшкы турында каләмнәр аз тибрәлмәде. Рәнифнең үз мәхәббәте дә аныкына охшаш түгелме соң?
Сөяр идем, кулларыннан тотып,
Гомерләрнең әле бит башы.
Синең әле чәчәк атасың бар,
Мине эчтән яман чир ашый.
Гомере буе үзен кызганганнарын өнәмәгән шагыйрь Рәниф тә мәхәббәттән качып яши.
Мин көтәрмен сине, син ашыкма,
Син бит миннән бераз яшь әле.
Шулай булды инде, мәхәббәтем
Гел аерым миннән яшәде.
Өмете бар эзли, таба аны,
Өметсезләр өчен каргыш ул.
Өметсезне ул әйләнеп уза,
Өметлене куя чиратка.
Бар ул, бар ул синең мәхәббәтең,
Ул бары тик әле еракта.
***
Уянуга иртән бер куаныч булып,
Күз алдыңа килсә гүзәл сын.
Килеп җиткән, димәк, синең чират,
Калганына инде түзәрсең.
***
Бер үк чир бу, сер бу, бер үк ләззәт,
Бер үк газап байга, ярлыга.
Ләззәтеннән күбрәк газап күрдем,
Йә, Ходаем, кичер, ярлыка.
Рәниф дөньяны бар булганы белән ярата, нәфрәт тә аңа чит тойгы түгел. Тормыштан, халыктан, милләтеннән аерылмаган җан эсседә пешеп, суыкта янмаса, шагыйрь булыр иде мени?
Без белмәгән серләр юк шикелле,
Ирештек тә тиздән оныттык.
Тик мәхәббәт дигәннәрне генә
Кемдер чишәр дигән өмет юк.
Әйе, чишелмәсен ул сер. Сәясәттә дә, икътисадта да, мәхәббәттә дә чишелмәгән серләр кала бирсен. Югыйсә, бездән соң килгән буыннарга яшәргә кызык булмас.
Җитәкләшеп йөри
Бәла белән бәхет,
Ләкин миңа инде барыбер.
Барысы да чүп шикелле хәзер
Мин идемме шулай яраткан?
Сагыш тулы елмаюлы чырай
Карап тора миңа ерактан.
Әйткәнебезчә, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигъри әсәрләрен туплаган җыентыгын поэзия сөючеләр дә бер тын алуда гына укып чыга алмас. Алай ансат кына "йотып" булмый аны. Кайбер шигъри юллар сине уйлар упкынына ташласа, икенчеләре ут кебек көйдереп ала, гасабыйландыра. Битараф калучы булмас - монысына шик юк. Татарстанның иң абруйлы бүләге шигырь язучыга түгел, алар бихисап - поэтик фикер иясе Рәниф Шәриповка бирелсә, Тукаебыз, һичшиксез, риза булып ятар иде, дигән фикердә калабыз.
Бу мәкалә "Хезмәт даны" газетасы редакциясе исеменнән Рәниф Шәриповны "Азатлык көне" китабы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим итү буларак кабул ителсен иде.

А.САБИТОВ, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Чыганак: "Хезмәт даны"
Караулар: 1611 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Тукай премиясенә кандидат, күренекле якташ, Рәниф Шәрипов