Баш бит » 2013 » Август » 15
  Август аенда татар халкының күренекле галим һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның вафатына 111 ел тула. Казанда әлеге датаны бөек шәхесне искә алу көне буларак билгеләп үтәчәкләр.
  Чара 16 август көнне уздырылачак. Анда Каюм Насыйри нәселен дәвам итүчеләр, аның якташлары һәм башка мәртәбәле кунаклар чакырылган. Башта алар Каюм Насыйри җирләнгән Иске татар зиратына барып, галим каберенә чәчәкләр салачак. Аннары искә алу чаралары Каюм Насыйри музеенда дәвам итәчәк.
  Бөек шәхесне искә алырга җыелган кунаклар игътибарына "Казаным минем” дип исемләнгән махсус күргәзмә әзерләнә. "Ходай мине язар өчен яраткан...” дип исемләнгән чара исә берәүне дә битараф калдырмас, дип ышандыра оештыручылар. Кунаклар өчен музей һәм "Хәтер бакчасы” буйлап экскурсияләр дә оештырылачак. "Хәтер көне”нә махсус кунаклар гына түгел, ә бөек шәхеснең иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынучы һәркем рәхим итә ала.

         Мәгърифәтче турында кыскача белешмә

Каюм Насыйри - XIX гасыр фәне, мәдәнияте үсешендә дәвамлы һәм тирән эз калдырган шәхес. Аның күпкырлы фәнни-гамәли эшчәнлеге, тормышы белән бәйле хатирәләр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Каюм Насыйри му ... Дәвамы
Караулар: 1181 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 15.08.2013