Баш бит » 2013 » Август » 23
 Әлеге тау 1970 елдан бирле татар шагыйре исемен йөртә.
 ТР альпинистлары Кытай тавында Муса Җәлил хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте.
1970 елның июлендә В.Ягъфаров һәм Г. Мәҗитова җитәкчелегендәге Татарстан альпинистлар төркеме исемсез тауга менеп Муса Җәлил исеме белән атадылар.
2013 елның августында Татарстан Республика альпинистлары бу тауга аның координаталарын ачыклау максаты белән менде һәм Муса Җәлил белән аның иптәшләре батырлыгы хөрмәтенә мемориаль такта куйдылар.
Экспедициядә катнашучы һәркем бу чараны оештыруда үз өлешен кертте һәм бу эшен Ватан өчен гомерен биргән бөек татар шагыйре истәлегенә багышлады.
Экспедициядә катнашучылар Муса Җәлил һәм аның иптәшләре истәлеген саклауны гамәлгә ашыруда өлеш керткән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, Г.Камал исемендәге театрга рәхмәт белдерә.
 
Караулар: 1222 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 23.08.2013